Аксубаево
  • Рус Тат
  • АТУТ финалга чыкты

    Белем бирү оешмаларын яңа уку елына иң яхшы әзерләүгә смотр-бәйгенең зональ туры нәтиҗәләре мәгълүм булды. Экспертлар төркеме 3ннән 5 нче августка кадәр 200дән артык белем бирү оешмасында булды. Быел экспертлар төркеме составына Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, Иҗтимаги палата вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимаги Советы,...

    Белем бирү оешмаларын яңа уку елына иң яхшы әзерләүгә смотр-бәйгенең зональ туры нәтиҗәләре мәгълүм булды.

    Экспертлар төркеме 3ннән 5 нче августка кадәр 200дән артык белем бирү оешмасында булды. Быел экспертлар төркеме составына Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, Иҗтимаги палата вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимаги Советы, яшьләр оешмалары әгъзалары керде. 79 белем бирү оешмасы зональ турда җиңү яулады. Аксубай универсаль технологияләр техникумы да алар исәбендә. Ул 5 нче зонада - "Иң яхшы урта һөнәри учреждение" номинациясендә беренче урында. 18 нче августка смотр-бәйге нәтиҗәләре мәгълүм булачак. Җиңүчеләр мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясендә бүләкләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: