Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

АТУТ – белгечләр әзерләү урыны

Аксубай универсаль технологияләр техникумы һөнәри-техник белем бирү системасының 75 еллыгын билгеләп үтте. Районның һөнәри-техник белем бирү системасы тамырлары 1973 елга барып тоташа, бу вакытта Аксубайда авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча СПТУ-22 эшли башлый. 1985 елда - СПТУ-88, 1994 елда лицей итеп үзгәртелә. 2013 елда исә училище техникум статусы алды....

Аксубай универсаль технологияләр техникумы һөнәри-техник белем бирү системасының 75 еллыгын билгеләп үтте.



Районның һөнәри-техник белем бирү системасы тамырлары 1973 елга барып тоташа, бу вакытта Аксубайда авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча СПТУ-22 эшли башлый. 1985 елда - СПТУ-88, 1994 елда лицей итеп үзгәртелә. 2013 елда исә училище техникум статусы алды.

Училищеның беренче директоры итеп - Сәлихҗан Вәлиҗан улы Вәлиуллин, укыту-тәрбия эше буенча урынбасар итеп -В.Н.Янилкин, өлкән мастер - М.Н.Матросов, производствога өйрәтү мастеры В.И.Петров билгеләнә. Ул чакта укытучылар коллективы алты кешедән тора. Беренче укулар 1974 елның 25 гыйнваренда башланган (ТАССР Министрлар Советы карары белән училище 1973 елның 22 декабрендә оеша), бу чакта 25 кешедән торган беренче төркем "өченче класслы тракторчы-машинист" бергечлеге алу өчен бер ел укыган. Теория дәресләре сигезьеллык мәктәпнең элеккеге корпусында үтә. Администрация һәм бухгалтерия РОНОның элеккеге агач бинасында урнаша. Укучылар үзәк ашханәдә тукланалар, санэпидстанциянең агач бинасында, Райпо конторасында һәм ДОСААФ бинасында яшиләр. Бинаның төп корпусы һәм биш катлы тулай торак 1973 елда төзелә башлый. 1975 елда "өй туе" үткәрелә. Бинаның калган өлеше һәм ашханә 1979 елда файдалануга тапшырыла.

- 42 ел буена уку бинасының исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, аның төп билгеләнеше - районыбыз өчен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү бурычы шул ук кала, - дип сөйли техникум директоры Фәрхат Аюпов. - Дүрт дистәдән артык ел дәверендә уку бинасы авыл хуҗалыгы тармагы өчен меңләгән белгеч әзерләде. Бүген дә районның төрле агрофирмаларында хезмәт куйган бихисап алдынгы механизатор нәкъ менә безнең уку бинасында белем алган. Районның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре дә бездә үзләренең беренче эшче һөнәрләрен алганнар. Кайберәүләр, мәсәлән, район башлыгы Камил Гилманов, беренче һөнәрләрен бездә алганнар.


Сиксәненче елларда Камил Гилманов монда производствога өйрәтү хуҗалыгын җитәкләгән. Техникум директоры үзе дә әлеге уку бинасының элеккеге укучысы.


- Училищеның өйрәтү хуҗалыгы мин эшләгән чакта үсеш алды. Шикәр чөгендере, көнбагыш, бөртекле культуралар игелгән 444 гектар җир - механизаторлар өчен менә дигән практика, - дип искә алды Камил Гилманов. - Монда һәрвакытта да иң көчле укытучылар, производствога өйрәтү мастерлары эшләде. Безгә, яшь кадрларга, үрнәк алырлык кешеләр бар иде. Училище директоры - һөнәри яктан оста һәм көчле шәхес Юрий Васильевич Сухалов минем укытучым булды.


Район башлыгы һөнәри техник белем бирү чишмә башында торган укытучылар арасыннан Петр Демидовны, Аркадий Миронкинны, Александр Горбуновны, Георгий Красильниковны билгеләп үтте. Биредә 20 ел директор булып эшләгән Николай Станововның һөнәри техник белем бирү өлкәсен үстерүгә керткән хезмәт өлешен дә әйтеп узды.


- Баштан училище-лицей, ә хәзер исә техникум булган уку йорты һәрвакыт замана белән бергә атлады. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасы электроникада эшли, шуңа бәйле белгечләрне әзерләү дәрәҗәсе дә югары булырга тиеш. Шунысы куандыра, техникумны тәмамлаган укучыларның 80 проценты авылда эшләргә кала. Техникум директоры Фәрхат Аюпов - директор буларак та, авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак та көчле җитәкче, уку процессын югары дәрәҗәдә оештыра белә, АТУТка укырга керүчеләр саны ел саен арта. Аның басу-кырлары да районның эре инвесторларыныкыннан бер дә ким түгел, яңа техникалар җәлеп ителә, бинаны капиталь ремонтлау һәм аның территориясен төзекләндерү дәвам итә.


Бүгенге көндә АТУТта 311 студент белем ала. Монда пешекче-кондитер, җәмәгать туклануы технологы, техник-механик, эретеп ябыштыручы, механизатор, коммерсант белгечләрен әзерлиләр. Быелгысы уку елында эшче һөнәрен үзләштерү өчен техникумга бөтен республикадан йөздән артык чыгарылыш укучысы укырга кергән. Аларга 26 педагог һәм производствога өйрәтү мастеры белем бирә. Коллективның төп өлешен педагогик хезмәт стажы зур булган мөгаллимнәр алып тора, күбесе монда техникумга нигез салынган көннән алып эшли.


Һөнәри техник белем бирү системасының юбилей тантанасында педагогларның һәм производствога өйрәтү мастерларының күпчелеге һөнәри техник белем бирү системасын үстерүдә фидакарь хезмәт куйганнары өчен бүләкләр алдылар. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән - Николай Пеньков, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт өчен» күкрәк билгесе белән - Петр Ильденеев, Олег Карпухин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән Алевтина Павлова, Рәфис Фатушев, Ольга Елисеева, Татьяна Горбунова, Иван Узяков, Татьяна Айкина (сүз уңаеннан уку бинасы оешканнан алып бухгалтериядә хезмәт куя), Сергей Ихтонов бүләкләнде. Динар Хәкимов, Александр Лизунов район башлыгы исеменнән Мактау кәгазьләре алдылар. Фәүзия Шакирова һәм Валентина Карандаевага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алевтина Павлова һәм Алевтина Ендерюкова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән «Иң яхшы укытучы - 2015» Гранты ияләре булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев