Аксубаево
  • Рус Тат
  • Атналыклар дәвам итә

    Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап укучылар белән төрледән-төрле чаралар үткәреп торалар. Соңгы араларда биредә телләргә багышланган атналыклар гөрләп барды. Апрель ахырында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткән көннәрдә Үзәк китапханәдә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелде. Аның кысаларында шигырь сөюче укучылар белән якташ шагыйрьләребез Газиз Кашапов - Үзиле...

    Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап укучылар белән төрледән-төрле чаралар үткәреп торалар. Соңгы араларда биредә телләргә багышланган атналыклар гөрләп барды.


    Апрель ахырында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткән көннәрдә Үзәк китапханәдә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелде. Аның кысаларында шигырь сөюче укучылар белән якташ шагыйрьләребез Газиз Кашапов - Үзиле иҗатына багышланган «Бүген ярат мине!», Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина иҗаты буенча «Саумы, туган як!» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде. Шигырь укучы балаларның һәр чыгышы күңелгә сары май булып ятты.
    Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Әлфия Нурхамәтова рәсемнәреннән торган күргәзмә дә һәркемнең күңеленә хуш килде. «Күңел нуры» дип аталган күргәзмәгә рәсем ясарга яратучы ханымның күңел энҗеләре - шәмаилләр, табигать күренешләрен тасвирлаган картиналары арасында якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган рәсемнәр дә бар иде.
    Үзәк китапханә бүлеге мөдире Фәимә Гатина ЦСОН да ял итүче төрле милләттән булган әбиләрне чакыртып «Туган телем-татлы тел» дигән уен кичәсе оештырды. Бу кичәдә әбиләр мәкальләр, табышмаклар әйтешеп, бишек җырларын җырлап халкыбызның тел байлыгын күрсәттеләр. Шулай ук татар китабы басылып чыгуның 290 еллыгына багышланган «Синдер татар китабы» күргәзмәсе дә килүчеләргә бик ошады. Биредә татар халкының бөек шәхесләре тормышына багышланган яңа китаплар урын алган иде.
    Ә үткән атнада китапханә хезмәткәрләре чуаш әдәбияты классигы Николай Полорусов-Шелебиның туган көненә багышланган чуаш теле һәм әдәбияты атналыгын үткәрделәр. Ел саен үткәрелә торган әлеге чарага районның барлык китапханәчеләре, әдәбият белгечләре, мәгариф һәм мәдәният вәкилләре чакырылган иде. Чара Н.Шелеби бюсты янына венок кую белән башланып китте һәм балалар китапханәсендә дәвам итте. Биредә китапханә хезмәткәрләре «Милләтемнең саекмас чишмәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе, чуаш милли киемнәре, чигелгән сөлгеләр һәм милли ашлардан торган күргәзмә оештырганнар иде. Якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен уку бәйгесе чып-чын театраль тамашага әверелде.
    Китапханә хезмәткәрләренең эшчәнлеге күпкырлы: халыкны китап укуга җәлеп итеп, тематик чаралар, төрле бәйгеләр үткәреп алар авылларда милли традицияләрне саклап калу, мәдәниятны үстерү эшенә зур өлеш кертәләр һәм үз чиратында, төрле яшьтәге китап укучыларына рәхмәтлеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: