Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ата-аналар – сөенә, балалар – горурлана

Түбәнбаландалылар уен мохитын тулыландыру өчен кызыклы ысул уйлап тапканнар. Алар балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең әти- әниләре арасында кул астында булган чималлардан ясалган уенчыкларны кулланып иң яхшы уенга бәйге оештырдылар. Әти-әниләр фантазиягә бай булуларын күрсәттеләр. Алар капкачлар, пластик савытлар, каты кәгазь, каптыргычлар, шырпы тартмаларын кулланганнар. Мисалга, пластик келәмдә тишекләр ясаганнар, балаларның...

Түбәнбаландалылар уен мохитын тулыландыру өчен кызыклы ысул уйлап тапканнар.


Алар балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең әти- әниләре арасында кул астында булган чималлардан ясалган уенчыкларны кулланып иң яхшы уенга бәйге оештырдылар.

Әти-әниләр фантазиягә бай булуларын күрсәттеләр. Алар капкачлар, пластик савытлар, каты кәгазь, каптыргычлар, шырпы тартмаларын кулланганнар. Мисалга, пластик келәмдә тишекләр ясаганнар, балаларның бурычы - әлеге тишекләргә атлас тасмалар кертеп бизәп ясау. Каты кәгазьдән ясалган керпегә инә-каптыргычлар яки кояш нурлары ясаганнар. Шырпы тартмасына хәреф ябыштырылган, ә балалар хәреф буенча тартмада нинди яшелчә ятканын белергә тиеш иде.

-Элек шундый уенннарны тәрбияче оештыра иде, - дип сөйли Түбән Баланда комплексы мөдире Ольга Копанева. - Хәзер бу уеннарга ата-аналар да теләп кушылды. Бердәм эшчәнлек үз җимешләрен китерде. Балалар горурланып, уеннарны күрсәттеләр, әти-әниләре белән бергә эшләүләре, чимал җыюлары, рәсемнәрне ябыштырулары турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев