Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җан җылысын биреп эшли

"Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Валентина Кузьмина кырыс һәм таләпчән педагог абруенннан файдалана. Дөрес, әлеге балалар учреждениесе үзенең төп эшчәнлеген, ә нәкъ менә экологик юнәлешне яктырткан мондый яңгырашлы исемне еллар үткәч кенә алды. Алабуга Дәүләт педагогия иститутын тәмамлап кайткан тыйнак, яшь Валя аның бусагасын атлап кергәндә, ул рәсми...

"Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Валентина Кузьмина кырыс һәм таләпчән педагог абруенннан файдалана.


Дөрес, әлеге балалар учреждениесе үзенең төп эшчәнлеген, ә нәкъ менә экологик юнәлешне яктырткан мондый яңгырашлы исемне еллар үткәч кенә алды. Алабуга Дәүләт педагогия иститутын тәмамлап кайткан тыйнак, яшь Валя аның бусагасын атлап кергәндә, ул рәсми рәвештә "1 нче номерлы балалар ясля-бакчасы" исемен йөртә. Шул көннән алып утыз ел вакыт үткән. әлеге вакыт эчендә Валентина Петровна күпме буын балаларга тәрбия биргән. Балаларны мәктәпкә хәзерләп, ул аларның интеллектуаль үсешенә басым ясау белән, физик тәрбия бирүне дә алгы планга куя.
... Балалары кайчандыр әлеге балалар бакчасына йөргән ата-аналар Валентина Петровнаның сабыйлар сәламәтлегенә кагылышлы таләпчән булуын, аларның сәламәтлеге турында әниләрчә кайгыртуын бүген дә онытмыйлар. Менә шуның өчен төркемдә авырган балалар аз була иде.
Кайчандыр Валентина Кузьмина төркеменә йөргән, ә хәзер исә балалары аның тәрбиясендә булган хәзерге буын ата-аналар да педагог турында шундый фикердә.
2003 елда "ТР мәгарифендәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнүе егерме дүрт еллык педагогик хезмәт нәтиҗәсе булды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә килгәнче Валентина Петровна районның Пионерлар йортында методист булып эшли, монда да ул, яшь булуына карамастан, эшенә җаваплы якын килүе сәбәпле коллегалары арасында ихтирам казана.
Аның тормыш юлында балаларының дөньяга килүе, хезмәттәге уңышларына бәйле бәхетле мизгелләр дә, кайгы-хәсрәтлеләре дә күп була... Авыр вакытларында аңа кызлары Ольга белән Юля терәк булалар. Әлбәттә инде, бүген Валентина Петровнаны юбилее белән тәбрикләп, аңа сәламәтлек, күңел көрлеге һәм ышаныч теләгән яраткан коллективы да. Чөнки кешенең яше үтелгән еллар белән түгел, ә күңел көрлеге белән исәпләнелә. Алда бик күп шатлык-куанычлар - төркемне мәктәпкә озату, Юляның диплом алуы, яраткан кызларының бәхетле булулары көтә...
Ә тормыш, барысына да билгеле булган җырдагыча - бер мизгел генә. Хезмәт юлы азагында үтелгән елларга әйләнеп карап, гомернең заяга узмавын, куелган максатларның чынга ашуын күрү үзе олы бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев