Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алга таба үсәргә кирәк

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар комитетлары вәкилләре инструктив-методик киңәшмәгә җыелдылар. Август киңәшмәсе кысаларында тәрбия эшләре буенча секция эшләде. Киңәшмәгә хакимият, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ЮХИДИ, ПДН вәкилләре чакырылган иде. Җыелучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина сәламләде. Барлык бәйгеләрдә, грантларда катнашырга, республика дәрәҗәсендәге...

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар комитетлары вәкилләре инструктив-методик киңәшмәгә җыелдылар.

Август киңәшмәсе кысаларында тәрбия эшләре буенча секция эшләде. Киңәшмәгә хакимият, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ЮХИДИ, ПДН вәкилләре чакырылган иде.
Җыелучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина сәламләде. Барлык бәйгеләрдә, грантларда катнашырга, республика дәрәҗәсендәге чараларны да кабул итәргә кирәк, дип билгеләп үтте ул.
- Өстәмә белем бирү педагогларының хезмәт хакларын арттыру - эшне тагын да нәтиҗәлерәк итүдә җитди стимул, - диде ул.
Районның баш мөгаллимәсе шулай ук, тәрбияләү процессына ата-аналарны да максималь җәлеп иәргә, дип ассызыклады. Әминә Кәримовна үз чыгышында, "без ата-а налар безнең эшне башкарсыннар димибез, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүдә аларның безнең өчен ышанычлы фикердәшләр булуларын телибез", дип өстәде.
Чыгышлардан соң катнашучыларның бер өлеше секцияләр буенча таралышты. Беренчесендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау турында сөйләделәр. Икенчесендә - балалар мохитендә актив һәм сәламәт тормыш рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә нигезләнүне формалаштыру хакында. Өченче секциядә мәктәп укучыларын балалар иҗтимаги берләшмәләре эшчәнлеге аша гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү хакында сүз барды.
Дүртенче секция - "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте - балалар инициативаларын үстерү һәм ярдәм итү өчен бердәм мәйданчык", бишенче секция "Баланың төрле кызыксынучанлыгын, омтылышын һәм таләпләрен канәгатьләндерүче эшчәнлек төрләрен булдыру" темаларын үз эченә алды.
- Бары тик дөрес җайга салынган тәрбия процессы гына яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Ветераннар советы, хатын-кызлар советы, әфганчылар, депутатлар әлеге процесста катнашырга тиеш. Бөтен тармаклар да бер юнәлештә эш алып бара. Без барыбыз да бөтен дөньяда таләп зур булган, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләргә тиеш.
Пропаганда буенча инспектор Илшат Сибгатуллин ЮХИДИның мәгариф бүлеге белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде, статистик мәгълүматлар белән таныштырды, "Игътибар, балалар!" операциясе башлануы хакында хәбәр итте, балаларга һәм әти-әниләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында исләренә төшерергә кирәклеге турында искәртте.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев яшьләр сәясәтен тормышка ашыру чараларының гомуми планын төзү кирәклегенә басым ясады. ПДНның профилактикалау инспекторы Фоат Абдуллин балигь булмаганнар арасында профилактик эшләр турында бәян итте.
"Балаларга өстәмә белем бирү - шәхеснең уңышлы социальләшү мохите" дигән күләмле доклад белән Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин чыгыш ясады.
- Соңгы вакытта балаларның хокукларын яклауга, гражданлык-патриотик һәм физик тәрбия программасын гамәлгә ашыруга, социаль ятимлекне профилактикалауга, балалар һәм үсмерләрнең үзләрен начар тотуларын кисәтүгә аерым игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте Николай Иванович. - Балаларга өстәмә белем бирү әлеге процессның әһәмиятле нигезен тәшкил итә. Район укучыларының 90 проценты төрле балалар хәрәкәтләренә җәлеп ителгән. Район Балалар Думасы балалар хәрәкәтен яңарту инициаторына әйләнде. "Татарстан варислары союзы", "Россия балалар хәрәкәте", Яшь армиячеләр отрядлары, "Ориент" клубы һ.б. кебек иҗтимаги берләшмәләр эшли.
Тәрбия тармагында төрле проектлар уңышлы гамәлгә аша. Болар "Без бергә" форумы, тәрбия тармагы тәрбиячеләре арасында һөнәри осталык бәйгесе. Светлана Альметкина һәм Борис Захаровның туристик-туган төбәкне өйрәнү юнәлешендәге инновацион программалары республикада яхшы дип табылды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова киңәшмәгә йомгак ясады. Ул тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагындагы өстенлекле бурычларны билгеләп үтте.
- Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшендә ведомствоара үзара хезмәттәшлекне көчәйтү мөһим, - диде ул. - Шулай ук кадрлар белән тәэмин итү өстендә дә эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев