Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алдынгыларны хөрмәтләделәр

    Шимбә көнне Аксубайда кыр батырлары хөрмәтенә традицион Сабантуй гөрләп узды. Сабан бәйрәме төрле буын һәм милләт кешеләрен мәйданга җыйды, аксубайлылар бәйрәмнәрне татарларга хас кунакчыллык, чуаш халкына хас дәртлелек, рус халкына хас киң күңеллелек белән билгеләп үтә беләләр. Гореф-гадәтләр һәм йолалар Сабантуйның үзенә генә хас гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Районның мәдәният...

    Шимбә көнне Аксубайда кыр батырлары хөрмәтенә традицион Сабантуй гөрләп узды.

    Сабан бәйрәме төрле буын һәм милләт кешеләрен мәйданга җыйды, аксубайлылар бәйрәмнәрне татарларга хас кунакчыллык, чуаш халкына хас дәртлелек, рус халкына хас киң күңеллелек белән билгеләп үтә беләләр.

    Гореф-гадәтләр һәм йолалар

    Сабантуйның үзенә генә хас гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Районның мәдәният хезмәткәрләре әлеге бөек бәйрәмгә лаеклы бәя биреп, аның бөтен матурлыгын күрсәтергә тырыштылар. Сабантуйны музыкаль театраль тамаша ачты. Быел аны Габдулла Тукай һәм Хәсән Туфан юбилеена багышлаганнар. Мәйдан уртасында Габдулла Тукайның зур китабы ачылды - мәйданда "Шүрәле" әкиятен сәхнәләштерделәр, милли киемнәрдәге балалар китапның чиста битләрендә үзләренең беренче хәрефләрен яздылар. Өлкәннәр хәрефләрдән "тынычлык", "Ватан", "ышаныч", "милләт" сүзләрен төзеделәр, Россия һәм Татарстан әләмнәренең төсләрен берләштерделәр. Һәм әлеге төсләр җирлегендә кабатланмас тавышлы Наилә Мартынова, Анастасия Кривохижа, Гыйлемдәр Мингалиев һәм Рәдиф Камаловлар башкаруындагы татар җыры, татар моңы еракларга таралды.

    Сабантуйны берләштергән сөлге җыю йоласы һәрвакыттагыча кызыклы булды - элек Сабантуйдан соң кияүгә чыккан кызлар ел буена сөлгеләргә бизәкләрне үзләре чигеп төшергәннәр һәм ул Сабантуй батырына бирелгән. Күпләр бәйрәмгә борынгыдан калган йолага тугры калып үзләренең бүләкләрен алып килгәннәр.

    Сабантуй мәйданында традиция буенча спортчылар парады үтә - мәйданга Аксубай данын еракларга таныткан иң көчле волейболчылар, чаңгычылар, җиңелатлетчылар, самбочылар, дзюдочылар, футболчылар, хоккейчылар, баскетболчылар чыкты. Парадка Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов һәм РФ спорт мастеры, җиңел атлетика буенча РФ җыелма командасы әгъзасы Вера Енизеркина җитәкчелек итте.

    Парадта тәрбияләнүчеләре белән бергә аларның тренерлары - Рәис Бикушев, Александр Скворцов, Владимир Альметкин, Владислав Мулеев, Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Җәмил Сафиуллин, Минзөфәр Мөдәрисов, Геннадий Леонтьев, Рәис Бикулов, Фәрхат Гайнуллин, Александр Лодоркин, Валерий Павлов та катнашты. Спортчылар мәйданда көчләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр.

    Хезмәтчәннәргә - дан һәм хөрмәт

    Үзләренең көндәлек хезмәтләре, тырышлыклары белән районның авыл хуҗалыгын үстерүгә өлешләрен керткән кыр һәм ферма алдынгылары - авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, иң яхшы механизаторлар, машина йөртүчеләр, агрономнар, ферма уңганнары Сабантуй мәйданында төп урынны биләделәр.

    - Сабантуй тормыш шатлыгын, хезмәткә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Сабантуйны халкыбызның йөзек кашы, татар мәдәниятенең чишмә башы, дип юкка гына атамыйлар, - дип билгеләп үтте кыр хезмәтчәннәренә, аксубайлыларга, мәйдан кунакларына тәбрикләү мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. - Райнның авыл хуҗалыгы предприятиеләре йөзләгән кешенең күләмле хезмәтен үз эченә алган мул уңыш нигезе булып торган чәчү кампаниясен вакытында төгәлләделәр.

    Камил Камал улы аксубайлыларны һәм кунакларны өч телдә - рус, татар һәм чуаш телләрендә сәламләде.

    Тантана гаеплеләрен, район халкын Татарстан Президенты исеменнән яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары, якташыбыз Алмаз Минеголов котлады:

    - Ихластан сезне татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән котлыйм! Бу табигатьнең җанлануын, хезмәт сөючәнлекне, халкыбызның кунакчыллыгын, байлыгын, гореф-гадәтләребезне һәм рухи мирасыбызны гәүдәләндерә һәм буыннардан-буыннарга сакчыл күчеп, аны тагын да ямьлерәк, гүзәлрәк итә.

    Сабантуй-2016 ел әләмен күтәрү - тантаналы мизгелләрнең берсе булды. Быелгысы елда әләм күтәрү хөрмәте механизаторлар Гомәр Гелметдинов ("Аксубай" агрофирмасы) һәм Фәнис Әхмәтсафинга ("Аксу Агро") бирелде.

    Мәйдан түреннән урын алган кыр, ферма хезмәтчәннәре адресына мактау сүзләре яңгырады. Гади авыл хезмәтчәннәре - районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчеләре әлеге бәйрәмгә тулысынча лаек. Аларны исемнәре белән атап үтәсе килә, болар - Фәнис Хәмидуллин, Гомәр Гелметдинов, Алексей Илендеев, Искәндәр Питукин, Алмаз Мингалимов, Юрий Елендеев, Евгений Мельников, Олег Мельников, Валентин Александров, Лилия Иванова, Рәфидә Сидуллина, Газыйм Шәрәпов, Фәнис Әхмәтсафин, Владимир Маркин, Андрей Горбатов, Фәнис Җәлалетдинов, Антонида Федорова, Әлфия Баязитова, Вәлиҗан Ганиев, Андрей Иванов.

    Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бүлекчәләр, оешма җитәкчеләре - Әхнәф Сөниев, ("Аксубай" Агрофирмасы), Вәлиҗан Җәлалетдинов ("Аксу Агро"), Иван Шугаев ("Актай"), Мансур Минебаев ("Сөлчә"), Анатолий Савинов ("Аксубайсервис"), Алексей Чукин ("Колос"), Фәрхат Аюпов (АТУТ), Фәнис Мөсәбиков (Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы), Габделрәшит Гелметдинов ("Россельхозцентр" бүлеге җитәкчесе), Анатолий Мокин ("Мокин А.Г." КФХ), агрофирмаларның башкаручы директорлары Владимир Дмитриев һәм Габдулла Гатин, бүлекчә җитәкчеләре Владимир Айдов, Рәсим Зарипов һәм Сергей Маклаковларны да хөрмәтләделәр.

    Район башлыгы Камил Гилманов һәм УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов район алдынгыларына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан медальләр, Мактау грамоталары, район башлыгыннан Мактау кәгазьләре, район УСХиПтан акчалата премияләр тапшырдылар.

    Әлеге дуслыкка 13 ел

    Аксубай районы һәм Димитровград шәһәре арасында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә.

    Ничә еллар рәттән безнең район Димитровградта Федераль Сабантуен оештыру һәм үткәрүне үз өстенә алды. Быел да Аксубайга әлеге каладан делегация килде.

    Шәһәр башлыгы исеменнән алар Аксубай районы башлыгы Камил Гилмановка бүләк тапшырдылар.

    Кунакларның исәбе-хисабы юк иде

    Сабантуй - дусларның һәм районда туып үскән һәм бүгенге көндә читтә яшәүче кешеләрнең очрашу урыны. Аксубай җиренең кунакчыллыгын истә тотканда, бу көнне аларның исәбе-саны булмады. Сабантуйның мактаулы кунаклары арасында яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Минеголов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин, Тукай премиясе лауреаты халык язучы Нәбирә Гыйматдинова, "Татех" ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин, Анатолий Самаренкин һәм башка бик күп якташларыбыз.

    Төп сәхнәдән мактаулы урыннарны сугыш ветераннары Елисей Мурзич Тимирясов, үз вакытларында район үсешенә саллы өлеш керткән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, пенсионерлар алды.

    Халык рәхәтләнеп күңел ачты

    Район Сабантуе тантаналы төстә ачылганнан соң иң җитезләр колгага менеп, әтәчне эләктерергә маташты, өлкәннәр капчык киеп йөгерү, озынлыкка сикерүдә көчләрен сынады, күзләрен бәйләгән килеш чүлмәк ватты, кыек багана буенча үтәргә теләде. Трибуна алдындагы мәйдан спорт аренасына әверелде. Монда гер күтәрүчеләр, армспортны үз итүчеләр ярышты, көрәшчеләр бил алышты.

    Милли ишегаллары

    Сабантуйның төп сәхнәсеннән бераз читтәрәк милли мәдәният үзәкләренең традицион шәһәрчеге урнашкан, монда рус, татар, чуаш халык җырлары яңгырады. Менә ул Аксубай төбәгенең төп бйлыгы булган халыклар дуслыгы. Һәр алачык хуҗасы кунакларны милли аш-судан авыз итеп, милли көйләргә биеп алырга чакырды. Монда халык осталыкка да өйрәнде, рәхәтләнеп кәеф тә күтәрде - биеделәр дә, җырладылар да, әйлән-бәйләнгә дә бастылар.

    Тояклардан утлар чәчелде...

    Сабантуй ипподромы ат спортын яратучыларны үзенә җыйды.

    Сабантуйның йөзек кашы булган милли көрәш белән бергә, ат чабышлары һәрвакытта да аның аерылгысыз чаралары булып торды. Бу бик мавыктыргыч ярыш, күпләр бирегә нәкъ менә Аксубай районы чабышкылары өчен көч бирергә килгән һәм алар оттырмадылар да. Һәр заездан соң ипподром өстенә ат тояклары туздырган тузан белән бергә азарт һәм көндәшлек рухы да күтәрелде. Әлеге азарт тамашачыларга да йоккан (ат чабышларында, көрәштә җиңүчеләр һәм призерлар турында гәзитнең алдагы саннарында укыгыз).

    Батырның исеме мәгълүм булды

    Бил алышу келәмендә милли көрәш кызганнан кыза барды. Сабантуй батыры исемен алу өчен биредә төрле авырлык категроиясендә илледән артык кеше көч сынашты, алар арасында исемнәре билгеле булган узган еллар батырлары да бар. Быел, көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмыйча, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәре Ильсур Сафин 2016 ел Сабантуеның баш батыры булды.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: