Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алдынгылар исәбендә

Укытучылар көне уңаеннан Казанда үткән тантаналы чарада мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән бергә районның иң яхшы укытучылары да катнашты. Укытучыларны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, социаль мәсьәләләр буенча Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира...

Укытучылар көне уңаеннан Казанда үткән тантаналы чарада мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән бергә районның иң яхшы укытучылары да катнашты.

Укытучыларны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, социаль мәсьәләләр буенча Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова котладылар, рәхмәтләрен җиткерделәр һәм җылы теләкләрен теләделәр. Республиканың һөнәри бәйгеләренең төрле номинацияләр буенча җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Бу өлкәдә иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе - Сөнчәле урта белем бирү мәктәбе укытучысы Алексей Калуков. Ул "ТРның ел остазы - 2016" номинациясендә икенче урынны яулады. Анарга Мәгариф һәм фән Министрлыгыннан Диплом тапшырылды.

Фото: mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев