Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай–тынычлык һәм килешеп яшәү төбәге

Узган атнада Аксубайның төп сәхнәсендә Халыклар дуслыгы йорты коллективы зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Дәртле кавказ биюеннән алып Россиянең халык артисткасы Лидия Әхмәтова чыгышы белән тәмамланган онытылмаслык концерт программасын тамаша кылырга килүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. Тамашачылар Фәнилә Кәбирова җитәкләгән "Эyҗе бөртекләре" балалар җыр ансамблен көчле алкышлар белән кабул иттеләр....

Узган атнада Аксубайның төп сәхнәсендә Халыклар дуслыгы йорты коллективы зур концерт программасы белән чыгыш ясады.


Дәртле кавказ биюеннән алып Россиянең халык артисткасы Лидия Әхмәтова чыгышы белән тәмамланган онытылмаслык концерт программасын тамаша кылырга килүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. Тамашачылар Фәнилә Кәбирова җитәкләгән "Эyҗе бөртекләре" балалар җыр ансамблен көчле алкышлар белән кабул иттеләр.

-Безнең ансамбльдә рус, татар, чуаш, грузин, әрмән, әзербәйҗан балалары бар,-дип сөйли балалар коллективы җитәкчесе. -Рус һәм татар җырларыннан тыш, балалар үзләренең туган телләрендә дә җырлыйлар. Коллективтагы балалар үзара дус, бер-берсенә ярдәм итәргә сәләтле. Аларның татулыгына карап, әти-әниләре дә үзара аралашып яшиләр, балалар чыгыш ясаган вакытта яннарында булырга тырышалар.

Фәнилә Кәбирова-автор һәм башкаручы. Ул өлкәннәр өчен дә, махсус балалар өчен дә композицияләр иҗат итә. Балалар башкарган «Радуга»-«Салават күпере» җырын да нәкъ менә ул иҗат иткән. "Энҗе бөртекләре" ансамбле руспубликада уздырылган һәм төбәкара бәйрәмнәрдә еш катнаша. Ансамбль башкарган барлык җырларның да төп максаты-халыклар дуслыгын ныгыту.


-Балалар өчен бу сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге генә түгел, һәр милләтнең үзенә хас мәдәни үзенчәлеген күрсәтү, аларның һәрберсе-үз милләтенең эеҗе бөртеге,-дип ассызыклады Фәнилә Кәбирова.

Мәдәният йортының тамаша залында утыручы ир-егетләргә җырчы кызларның барысы да ошаган булса, гүзәл затлар исә кайнар йөрәкле кавказ егетләре чыгышына таң калдылар. Яшь һәм чибәр Аршак Алтунян барлык кызларның да күңелләрен җилкетте. Ул татар һәм әрмән телләрендә җыр башкарганда, алкышлар бер генә минутка да тынып тормады.
Җилдәй җитез кавказ егете Сарадж сәхнәдә очып-очып биегәндә, залдагылар аның һәр хәрәкәтен тын да алмый күзәттеләр.
Безнең биючеләр дә кунаклардан калышмадылар. "Каприз" хореография студиясе аксубайлылар яратып өлгергән "Сик, тух" чуаш биюен башкардылар.

Һинд биюен башкаручыларның биюен һәм костюмнарының искиткеч матур булуыннан күзләр камашты.
Күренекле татар эстрадасы йолдызы Лилия Муллагалиева чыгышы барысының да күңеленә хуш килде. Аксубайлылар һәр биюче, һәр җырчы чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Чыгышларның, костюмнарның, музыкаль бизәлешнең һөнәри дәрәҗәдә булуы, концертка килгән кешеләр күңелендә сүз белән генә әйтеп бетерә алмаслык зур тәэсирләр калдырды.
Җитәкчеләрнең катнашуы да концертка абруй зстәде.

-Безнең республика территориясендә 173 милләт халкы яши.-диде ТРның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. -Татарстанда милләтара хәл, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр бүген генә түгел, ә йөзләрчә еллар дәвамында матур үрнәк буларак сакланып килде. Татар илендә үзара мөнәсәбәтләрнең шундый булуына без ата-бабаларыбызга рәхмәтле. Халыклар дуслыгы йортын ачканда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда барлык халыкларның телләрен һәм культурасын саклап калу һәм үстерү өчен бөтен шартлар да булырга тиеш",-дип әйткән иде. Үзара без Аксубай районын яратып һәм хөрмәт итеп, Татарстан чуашларының баш каласы дип тә йөртәбез. Сез-безнең горурлыгыбыз. Чуаш милли-мәдәни автономиясе исә, Халыклар Ассамблеясендә иң көчле һәм иң оешкан автономия, ә аның җитәкчесе Константин Яковлев- Татарстанның 35 милли берләшмә рәисе арасында иң көчлесе. Татарстан бик күп халыкларның төп йорты, ә Халыклар йорты барлык милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары ихтирам ителгән үзенчәлекле модель. Аксубай районы һәрвакытта да яхшы милләтара мөнәсәбәтләр үрнәге, татулык һәм килешеп яшәү территориясе булыр дип ышанам.

-Бүген әлеге залда булуыма бик шатмын,-диде Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Константин Яковлев. -Халыклар дуслыгы йорты безнең районга да матур концерт программасы белән килде. Татар илендә без дус һәм тату гаилә булып яшибез. Залның халык белән тулган булуы-ул башка халыкларга карата ихтирам һәм аларның мәдәниятенә кызыксыну зур булуы турында сөйли. Аксубайлылар һәрвакыт актив һәм иҗади булдылар һәм алга таба да шулай булып калырлар. Сентябрь аенда үтәчәк сайлауларда да активлык күрсәтеп, дөрес тавыш бирерләр. "Бердәм Россия"-ул Президентыбыз җитәкләгән партия, аның сәясәтне белеп һәм дөрес алып баруы бәрабәренә без үз телебезне саклыйбыз. Үзебезнең мәдәниятыбызны үстерәбез. Менә шуный өчен 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш биреп, үзебезнең киләчәгебезне тагын да матур итик.

-"Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән Аксубайда, тулаем Татарстанда юллар, социаль учреждениеләр-клублар, мәктәпләр төзелә, авыл хуҗалыгы алга бара,-дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. -14 сентябьдә без барыбыз да дөрес тавыш бирербез дип ышанам, чөнки безнең максат- бөтен милләт халкының бердәмлеген ныгыту, аларның мәдәниятын саклау һәм үстерү.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев