Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубайның нәни гүзәле

Бәйрәм көнне районның төп сәхнәсендә район Мәдәният йорты оештырган «Аксубайның нәни гүзәле» бәйгесе үтте. Бәйгене башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты, ул бәйгедә катнашучы унике нәни гүзәлгә уңышлар теләде. Һәр кыз бала үзенә күрә кызыклы, тыйнак, акыллы образ тудырды. Бер сүз белән әйткәндә, нәни гүзәлкәйләрнең һәркайсы бәйге барышында үз...

Бәйрәм көнне районның төп сәхнәсендә район Мәдәният йорты оештырган «Аксубайның нәни гүзәле» бәйгесе үтте.


Бәйгене башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты, ул бәйгедә катнашучы унике нәни гүзәлгә уңышлар теләде.
Һәр кыз бала үзенә күрә кызыклы, тыйнак, акыллы образ тудырды. Бер сүз белән әйткәндә, нәни гүзәлкәйләрнең һәркайсы бәйге барышында үз тамашасын тапты. Әйтергә кирәк, тамашачылар күңелен яулаган гүзәлкәйне нәкъ менә тамашачылар сайлап алды. Әлеге номинациядә Султана Сәхабетдиновага бәхет елмайды. Җиде яшьлек Әдилә Абдушева, абруйлы жюри фикере буенча, Аксубай чибәре итеп сайланды. Төп титулга аларның берсе генә лаек булса да, бәйгедә катнашкан өчен диплом, йомшак уенчыклар, курчаклар барысына да өләшенде. Катнашучыларның әниләрен дә рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр. Бәйге тәмамлангач, барысы да зур торттан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубайның нәни гүзәле