Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубайлылар фәндә көчле

3нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Н.Лобачевский исемендәге ХV Идел буе фәнни конференциядән призер булып кайтты. Конференциядә Саха-Якутия Республикасыннан, Омск, Томск, Свердловск, Самара, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостаннан, Чуаш Республикасыннан килгән биш йөздән артык бала катнашты. Казан Федераль университетының йөздән артык галиме балаларның эшенә бәя бирде. Безнең районнан Алсу Гатина "ХХ-ХХI гасырның...

3нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Н.Лобачевский исемендәге ХV Идел буе фәнни конференциядән призер булып кайтты.


Конференциядә Саха-Якутия Республикасыннан, Омск, Томск, Свердловск, Самара, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостаннан, Чуаш Республикасыннан килгән биш йөздән артык бала катнашты. Казан Федераль университетының йөздән артык галиме балаларның эшенә бәя бирде. Безнең районнан Алсу Гатина "ХХ-ХХI гасырның татар әдәбияты» секциясендә "Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт лирикасы" эше белән катнашты.

Фәнни җитәкчесе Рушания Моратшина белән алар конференциягә берничә ай әзерләнгәннәр. Башта февраль аенда читтән торып катнашу туры булып узды. Аксубайлылар сайлап алу этабын үткәч кенә, көч сынашу мөмкинлеге алдылар. Конференциядә 7-10 минут дәвамында үз эшеңне тәкъдим итү, теманы ачу һәм аның актуальлеген исбатлау таләп ителде. Алсу һәм аның укытучысы бу биремне үтәп, конференция призерлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев