Аксубайлылар диктант яздылар
"Халыклар күп булса да - илебез бер генә" - шундый исем белән Аксубайда "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия аң-белем тарату акциясе үтте. Анда 50дән артык кеше - авыл мәдәният йортлары һәм Үзәк китапханә белгечләре, укытучылар катнашты. Диктант халыкның этнографик белемнәрен, Россиядә яшәүче башка халыклар турында белемнәрен тикшерү һәм этнографиягә этникара мөнәсәбәтләрне...
"Халыклар күп булса да - илебез бер генә" - шундый исем белән Аксубайда "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия аң-белем тарату акциясе үтте.
Анда 50дән артык кеше - авыл мәдәният йортлары һәм Үзәк китапханә белгечләре, укытучылар катнашты.
Диктант халыкның этнографик белемнәрен, Россиядә яшәүче башка халыклар турында белемнәрен тикшерү һәм этнографиягә этникара мөнәсәбәтләрне яхшыртуда кирәкле урын алып торучы фән буларак игътибар арттыру өчен үткәрелә.
Район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров чыгыш ясады.
- Төп фикер - географик белемнәрне тикшерү, нинди халыклар барлыгын белү, чөнки бу сорау хәзер дә актуаль, - дип билгеләде ул.
- Без, россиялеләр, халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беләбез, ләкин барысыныкын да түгел. Этнографик диктант язуда катнашучыларга диктант үткәрелгәннән соң интернетка яки энциклопедияләргә теге яки бу сорауларга дөрес җавап бирелдеме икәнлеген карар өчен мөрәҗәгать итәр, дип ышанып калабыз. Әлеге акциянең төп максаты да нәкъ менә шул, - дип ассызыклады Аксубай лицееның тарих укытучысы Светлана Пахомова.
Аксубай районы буенча куратор Ольга Копанева мондый тестларның эрудиция өчен популяр булганын да билгеләп үтте. Чөнки акция бик кызыклы һәм күп белемнәрне искә төшерергә ярдәм итә. 45 минутта диктант катнашучыларына федераль составтагы 30 тест сорауларына җавап бирергә туры килде. Барлык сорауларга да җавап биргәннән соң җыелган максималь баллар саны - 100.
Диктант нәтиҗәләрен, сорауларга дөрес җавапларны һәм хаталарны анализлауларны 4 нче ноябрь көнне www.miretno.ru сайтында карап булачак. Бөтенроссия белемнәрне тикшерү акциясе нәтиҗәләренә карап, төбәкләрдә этнография буенча укыту программасына үзгәрешләр кертү турында киңәшләр биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев