Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда укытучылар көнен билгеләп үттеләр

    Аксубай район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Чарада район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм укытучылар бар иде. Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, беренче көндә районның һәр мәктәбендә белем бирү сыйфатының яхшыруы сизелә. Район, республика җитәкчелеге дә, үз чиратында, мәктәпләргә, балалар...

    Аксубай район Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде.


    Чарада район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм укытучылар бар иде.
    Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, беренче көндә районның һәр мәктәбендә белем бирү сыйфатының яхшыруы сизелә. Район, республика җитәкчелеге дә, үз чиратында, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ярдәм итә.
    -Район үсеш һәм чәчәк атсын өчен укытучылар үзләреннән зур өлеш кертәләр, - дип әйтте үз чыгышында Камил Камалович. Ул шулай ук шәфкатьле, игелекле, түзем булганнары өчен укытучыларга, педагогия хезмәте ветераннарына рәхмәтен белдерде.
    Укучыларны БДИ га әзерләгәннәре өчен район башлыгы гранты белән Илона Альметкина, Светлана Ильина, Елена Шугаева, Надежда Николаева, Рифкать Туктамышев, Светлана Мелентьева, Галина Петрушкова, Роза Дәүләтшина, Фатыйма Галләмова, Сәкинә Мифтахова бүләкләнде. Мәктәпнең материаль базасын ныгытуда ирешкән уңышлары өчен Рәхмәт хаты белән Валентина Рябова, Зоя Тимофеева, район мәгарифе системасы үсешенә керткән өлеше өчен Әминә Вәлиуллина бүләкләнде. Укытучылар көнендә бәйрәм хөрмәтенә Сергей Александров укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәгариф системасы хезмәткәрләрен мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, СПО рәисе Фәрит Хуҗиәхмәтов, ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов тәбрикләделәр. Бу көнне, әлбәттә инде, ветеран-педагоглар анрым игътибар үзәгендә иделәр. Ветераннарның берсе - Луиза Минсафина яшь укытучыларга үгет-нәсихәтен бирде һәм укытучыларның янып торган йөрәкләренең җылысын белдерүче тапшырды.
    Үзегезне яратыгыз, өлкән коллегаларыгызны, җитәкчеләрне хөрмәт итегез һәм гаиләдә бәхетле булыгыз, - дип әйтте Луиза Салиховна. Бу көнне сәхнәдән бик күп җылы сүзләр яңгырады. Ә инде Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Мәдәният йортының хореография коллективлары, җырчылар һәм вокаль ансамбльләр музыкаль сәламнәре белән куандырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: