Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Россия көнен бәйрәм иттеләр

    Аксубайда Россия көне истә калырлык булып узды. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда музыка яңгырап торды, әләмнәр җилфердәде. Йөзләгән кеше гаиләләре, балалары белән бәйрәмне тамаша кылырга җыелды. Бәйрәм алдыннан яшьләр парламенты активистлары җыелучыларга Өч төсне берләштергән Россия әләмен гәүдәләндергән тасмалар тараттылар. Монда ук, ачык һавада, районның туган якны өйрәнү музее тарихи...

    Аксубайда Россия көне истә калырлык булып узды.

    Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда музыка яңгырап торды, әләмнәр җилфердәде.

    Йөзләгән кеше гаиләләре, балалары белән бәйрәмне тамаша кылырга җыелды. Бәйрәм алдыннан яшьләр парламенты активистлары җыелучыларга Өч төсне берләштергән Россия әләмен гәүдәләндергән тасмалар тараттылар. Монда ук, ачык һавада, районның туган якны өйрәнү музее тарихи мәйданчык оештырды. Кешеләр кечкенә мәйданчыкка килеп, тәкъдим ителгән материалларны өйрәнделәр, Пушкин чорындагы канат белән чиста язуда үзләренең көчләрен сынап карадылар. Ә кайсыберләре Россия тематикасы буенча интеллектуаль кроссворд чиште.

    - Безнең илнең иге-чиге юк, - дип билгеләп үтте бәйрәм тантанасын ачып, район башлыгы Камил Гилманов. - Бер башыннан икенче чигенә барып җитү өчен очкычта 7 сәгать очарга кирәк. Россия көне - бу илебезнең барлык халкының бердәмлеге. Илебез, туган ягыбыз иминлеге, аның чәчәк атуы өчен тырышып хезмәт куйган кешеләр бәйрәме. Бездә дә халыкның матур тормышы, Аксубай һәм авылларның төзеклеге өчен күп эшләр башкарылды. Чын күңелдән сезне Россия көне белән котлыйм, сәламәтлек, яңа казанышлар, оптимизм телим!

    Бәйрәм кунакларын кызыклы концерт программасы көтте. Аксубай эстрадасының иң яхшы җырчылары Эвелина Сруртдинова, Полина Мулеева, "Златоцвет" ансамбле, Нина Волкова һәм башкалар үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр. Яшьләр парламентының җырлы-биюле чыгышы яшь аудиториядә зур тәэсирләр уятты. Артистлар чыгышы көчле алкышларга күмелде. Концерттан соң рәхәтләнеп биер өчен бала-чагалар мәйдан буйлап сибелде.

    - Мин ерак яшәмим, бәйрәмгә балаларым белән килдем, - диде күп балалы ана Людмила. - Мәдәният йорты ягыннан музыка ишетү белән, балалар барыйк дияргә тотындылар. Миннән, бүген нинди бәйрәм, дип сорадылар. Аларга, бүген Россия Федерациясенең бәйсезлеге көне, дип аңлатырга туры килде. Әлбәттә инде, алар мәктәптә бу турыда өйрәнәләр, әмма бу бит дәрестә билге алыр өчен генә. Бәйрәмдә катнашу бөтенләй башка кичерешләр уята. Бирегә дә бәйрәм мохитен кичерү өчен бергәләшеп килдек.

    Тантанада катнашучылар арасында өлкән яшьтәгеләр дә аз булмады. Пенсионерка Лидия Ивановна волонтерлар тәкъдим иткән бүләк - өч төсне берләштергән тасманы сакчыл гына кабул итеп, концерт программасы тәмамланганчы кулында тотты.

    - Безгә авыр елларны үз җилкәбездә татырга туры килде, - диде ул көрсенеп. - Сугыштан соңгы елларда өзелеп ашыйсы килгәнне хәтерлим әле, ә әни, иртәгә дә ипи калсын диеп, аны берәмтекләп тота иде. Безнең әти-әниләр мондый мул тормышны күрмәделәр, үзенең гражданнары өчен барысын да эшләгән, алар турында кайгырткан дәүләтебезгә рәхмәт.

    Аксубайның өченче мәктәбе спорт мәйданчыгында футбол командалары җыелды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев аларга уңышлы уен теләде. Авыл җирлекләре футбол командаларының башкарма комитет һәм район советы дружиналары белән яшел келәмдәге очрашуы киеренке барды. Футболны район башлыгы Камил Гилманов та уйнады. Авыл җирлекләре башлыклары туп кертүдә җитезлек һәм төгәллек күрсәтеп, җиңүгә ирештеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: