Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда ифтар мәҗлесе үтте

    Мөселманнарның изге Рамазан ае дәвам итә. Бу көннәрдә дин кардәшләребез ураза тоталар, көнне гыйбадәт кылып, догалар укып үткәрләр, ифтар ашлары уздыралар. Дүшәмбе көнне Аксубай мөхтәсибәтендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Анда мәртәбәле кунаклар - мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Нурлат районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, Чистай...

    Мөселманнарның изге Рамазан ае дәвам итә. Бу көннәрдә дин кардәшләребез ураза тоталар, көнне гыйбадәт кылып, догалар укып үткәрләр, ифтар ашлары уздыралар.

    Дүшәмбе көнне Аксубай мөхтәсибәтендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Анда мәртәбәле кунаклар - мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Нурлат районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов катнашты.

    Рөстәм хәзрәт Хәйруллин районга кылган кыска сәфәре вакытында район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин белән очрашты. Районның төп мәчетендә район аксакаллары, яшьләр җыелды.

    Камил Гилманов мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады. Ул Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендәге район мөхтәсибәтенә мөселманнар тарафыннан конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен башкарылган гамәлләре өчен рәхмәт белдерде.

    Һәм шулай ук мөселман дин әһелләренең район тормышында гына түгел, Татарстан җирендә дә тынычлык саклауда, яшьләргә тәрбия бирүдә, дини радикализмга каршы көрәштә аерым урын алып торуын билгеләп үтте.

    Кичке намазга җыелган мөселманнарны районның имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.

    - Начар гадәтләрдән арыну һәм азыктан вакытлыча баш тарту белән беррәттән, ураза тотучы башка йолаларны үтәүгә дә җаваплы якын килергә тиеш. Алар арасында иң әһәмиятлесе булып намаз санала. Аны көндә тиешле вакытта, барлык шартларын үтәп һәм иң яхшысы - калган мөселманнар белән мәчеттә укырга кирәк, - дип искәртте Равил хәзрәт.

    Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәчеткә килүчеләр өчен генә түгел, барлык аксубайлылар ишетерлек итеп (мәчет манарасында урнаштырылган тавыш арттыргыч аша яңгыратып) вәгазь сөйләде. Мөселманнарның изге китабы Корьәнне кулына алып, ул бу китапны укырга кирәклеген генә түгел, аның буенча яшәргә, балаларны да ислам дине кануннары буенча тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады.

    - Аллаһы Тәгалә кушканча яшәп, без үз балаларыбызга да ислам динен кечкенәдән сеңдерәбез, Корьән укытабыз. Әйе, белем - кирәкле корал, аның белән эш итә белү дә мөһим. Чөнки корал ничек кенә яхшы һәм куәтле булмасын, зәгыйфь кулларда аның асылы югала. Ә ата-аналардан башка үз балаларын ислам кануннарына кем өйрәтсен!? - дип искәртте Рөстәм хәзрәт. - Аллаһы Тәгалә аларны тәрбияләү һәм кайгыртуны безгә тапшыра. Барысын да үзегездән башлагыз. Ә бит балалар ата-аналарыннан үрнәк ала. Әгәр дә сез балаларыгызга карата нәрсәдән дә булса канәгать түгелсез икән, җитешсезлекне үзегездән эзләгез. Аллаһы Тәгалә шушы изге эштә сезгә ярдәмгә килсен.

    Вәгазьдә ул ифтарның һәр мөселман өчен мөһимлеген әйтеп үтте, шулай ук изге Рамазан аенда бер кешене генә ашатсаң да, бу 700 кешегә тиңләшә дип ассызыклады.

    Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин безнең район мәчетләре имамнары - Гомәр хәзрәт Мифтәховка, Фәнис хәзрәт Низамовка, Аксубай мәчете мөәзине Минсәгыйт Бикмөхәммәтовка рәхмәт хатлары тапшырды.

    Вәгазьдән соң мөселманнар кичке гыйбадәт кылдылар, ифтар мәҗлесе уздырылды. Анда дин тотучы дистәләгән мөселман катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: