Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда – «Беляев йолдызлары»

    Аксубайда "Беляев йолдызлары" II республика бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Тыңлаулар үткән Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән кунаклар - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, профессор, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллинаны, атказанган сәнгать...

    Аксубайда "Беляев йолдызлары" II республика бәйгесенең сайлап алу туры үтте.


    Тыңлаулар үткән Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән кунаклар - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, профессор, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллинаны, атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижер, ТРның камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарованы, Россиянең атказанган артисткасы, Казан Дәүләт консерваториясе доценты Раида Ермохинаны, "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры җитәкчесе һәм дирижеры Рәсим Ильясовны, Россия тавыш иҗтимагый академиясе әгъзасы Рәис Кәшәповны, Россия тавыш иҗтимагый академиясе әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Шәрәфетдинованы ипи-тоз белән каршы алдылар.

    Узган елда бәйгедә кырыкка якын кеше катнашты, быел исә аларның исәбе йөзгә җитте, бәйгедә балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә белем алучылар гына түгел, ссуз укучылары - классик вокал җырчылары да катнашты. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы шәхсән тәбрикләде.

    - "Беляев йолдызлары" бәйгесенең икенче ел рәттән Аксубай җирлегендә үткәрелүе безнең өчен зур хөрмәт. Сәләтле балаларның ничәмә-ничә буынын тәрбияләгән, әлеге проект идеясен тудырган һәм аны тормышка ашыруга этәргеч биргән якташыбыз Рәис Беляевка рәхмәтебез чиксез, - дип билгеләп үтте Камил Камал улы. - Бу проект күркәм йолага әверелде һәм аның чикләре киңәйде - Татарстан Республикасының Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында лауреатларның гала-концерты үтте, ә Кырымда Бахчисарай лагеренда профильле смена оештырылды. Мәдәниятне үстерү һәм сәләтлеләрне хуплауны үз эченә алган проектларны гамәлгә ашырганы өчен Мәдәният министрлыгына, Президентыбызга, Зилә Даян кызына рәхмәтләребез чиксез.

    Партия эшлеклесе, Казан мәдәният институты ректоры Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә оештырылган "Беляев йолдызлары" республика бәйгесе Аксубай районы өчен үзенчәлекле бренд булды. Ул Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов ярдәме белән мәдәният бүлеге инициативасы буенча үткәрелә.

    Академия вокал музыка башкаручылары бәйгесе, һәр конкурсантның табигый тавышын ишетү өчен, залда микрофонсыз үтте. Бәйгедә катнашучылар жюри хөкеменә үзләренең романслар, күренекле классика музыкасы авторларының арияләрен - барокко чоры вокал әсәрләрен, Көнбатыш Европа композиторлары романсларын, "доглинкин" чоры рус композиторлары әсәрләрен башкару осталыкларын тәкъдим иттеләр.

    Татар композиторы әсәрен - җыр, романс яки ария башкару мәҗбүри шарт булды. Катнашучыларны тыңлау кичкә кадәр дәвам итте. Аксубай районын Наилә Мартыновада белем алган Анастасия Кривохижа тәкъдим итте.

    Әгәр дә узган ел сайлап алу турыннан соң, шул ук көнне кичен Аксубайда гала-концерт һәм бәйге катнашучыларын бүләкләү тантанасы үткән булса, быел исә гала-концертны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Рәис Кыям улы Беляев озак еллар эшләгән һәм автогигантны төзегән Яр Чаллы шәһәрендә үткәрергә карар кылдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: