Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай талантларына – халыкара статус

Аксубайның яшь йолдызчыклары Рәсәйне яулыйлар. Күптән түгел Санкт-Петербургта үткән Х Халыкара балалар һәм яшүсмерләр милли иҗатыннан Балалар иҗат мәктәбе укучысы Камилә Нәсыйбуллина (Галина Сруртдинова һәм "Вокал" классы буенча яшь педагог Эвелина Сруртдинованың укучысы) I дәрәҗә лауреат Дипломы белән кайтты. Камилә Рәсәйдәге яшьтәшләре генә түгел, ә инде Украина, Абхазия артистларына да...

Аксубайның яшь йолдызчыклары Рәсәйне яулыйлар.


Күптән түгел Санкт-Петербургта үткән Х Халыкара балалар һәм яшүсмерләр милли иҗатыннан Балалар иҗат мәктәбе укучысы Камилә Нәсыйбуллина (Галина Сруртдинова һәм "Вокал" классы буенча яшь педагог Эвелина Сруртдинованың укучысы) I дәрәҗә лауреат Дипломы белән кайтты. Камилә Рәсәйдәге яшьтәшләре генә түгел, ә инде Украина, Абхазия артистларына да үзенең оста җырчы икәнен исбатлады. Ә бит Рәсәйнең яшь сәләтләре Санкт-Петербург, Мурманск, Мәскәү, Чабаксар, Ярославль, Новгород һәм башка шәһәрләрдән дә килгәннәр иде. Исегезгә төшерәбез, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара абруйлы бәйгеләрдә катнашып, Рәсәйне беренче тапкыр гына яуламыйлар. Ә менә бу юлы Камилә, дипломнан тыш, "Ауропа очрашулары. Римга юл" дип аталган Халыкара фестиваль бәйгесендә катнашуга чакыру алган. Ул 2014 елның августында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев