Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай талантлары йолдызлыгы

Узган атнада елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре исеменә традицион бәйге булып үтте. Аңарда авыл мәдәният йортларының биш хезмәткәре-Тамара Андреева (Беловка), Суфия Салахова (Иске Ибрай), Оксана Еремеева (Чув. Енорускино), Надежда Харитонова (Яңа Аксубай), Эдуард Ильин (Урмандеево) катнашты. Һөнәрләре сәхнә белән бәйле кешеләрнең бәйгесе генә әнә шулай матур, якты үтә ала. Алар...

Узган атнада елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре исеменә традицион бәйге булып үтте.

Аңарда авыл мәдәният йортларының биш хезмәткәре-Тамара Андреева (Беловка), Суфия Салахова (Иске Ибрай), Оксана Еремеева (Чув. Енорускино), Надежда Харитонова (Яңа Аксубай), Эдуард Ильин (Урмандеево) катнашты.

Һөнәрләре сәхнә белән бәйле кешеләрнең бәйгесе генә әнә шулай матур, якты үтә ала. Алар коллегалары алдында үзләренең осталыкларын, иҗади потенциалларын күрсәтә алдылар. Мәсәлән, Суфия Салахова әби булып биеде, ә менә Оксана Еремеева сәхнәгә гаиләсе-ире, улы һәм кызы белән чыкты. Элек җырчы буларак кына сәхнәгә чыккан Надежда Харитонова оста биюче дә икән әле. Егерме биш еллык стажы булган Эдуард Ильин гармунда уйнап җырлагач, сәхнәдә утыручыларның күңел кыллары тибрәнгәндер, мөгаен. Тамара Андреева барысын да таң калдырды-ул гитарада, гармунда, балалайкада уйнады, рус кешеләренең киң, шат күңелле булуы турында сөйләде, Емеля ролен уйнап, тамашачыларны пешкән ризыклар белән сыйлады.

Район Мәдәният йорты методисты Ирина Салахова бәйгедә катнашучыларга әзерләнергә ярдәм итте, күңелләрен күтәрде.

-Әлеге бәйрәм күрсәткәнчә, мәдәният хезмәткәрләренең иҗади потенциаллары бар,-дип сөйли Мәдәният бүлеге мөдире Евгений Мартынов. - Бу яхшылыкны кешеләргә җиткерергә кирәк, тамашачы мәдәният йортына килеп, бөтен мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итсен иде. Иҗат һәм һөнәргә карата мәхәббәт мәдәният хезмәткәре өчен беренче чираттагы бурыч булырга тиеш. Ел бәйгесендә, әлбәттә инде, һәр хезмәткәр катнаша, чөнки сәхнә - ул сезнең тормышыгыз.
Район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова да коллегаларына мөрәҗәгать итте.

Мәртәбәле жюри Тамара Андрееваны елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип тапты һәм аңа санаторийга юллама бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев