Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай ДОСААФы: бүгенгесе көн

    Сиксән елдан артык дәвердә ДОСААФ илнең саклау сәләтен ныгытуда ышанычлы терәк булып тора. Әлеге структурада нинди генә үзгәрешләр булуга карамастан, оешма мөһим бурычларны тормышка ашыруны дәвам итә. Моны без район бүлеге мисалында ачык күрәбез. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, егетләрне РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә хәзерләү, район ДОСААФының көндәлек эшләре...

    Сиксән елдан артык дәвердә ДОСААФ илнең саклау сәләтен ныгытуда ышанычлы терәк булып тора.


    Әлеге структурада нинди генә үзгәрешләр булуга карамастан, оешма мөһим бурычларны тормышка ашыруны дәвам итә. Моны без район бүлеге мисалында ачык күрәбез. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, егетләрне РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә хәзерләү, район ДОСААФының көндәлек эшләре һәм проблемалары турында аның җитәкчесе Петр Волков белән әңгәмә корабыз.

    -Яшь буынны тәрбияләү, кадрлар әзерләү, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендә ДОСААФ иң мөһим буыннарның берсе булып тора. Безнең оешманың эше төрле юнәлешләр буенча төзелә - армиягә китүче егетләрне "Хәрби машина йөртүче" белгечлегенә укыту, спортның патриотик, физик-техника төрләре буенча хәзерләү, массакүләм-техник һөнәрләргә өйрәтү. Безнең алда торган бурыч - күбрәк район яшьләрен укуга җәлеп итү. Районга төрле маркадагы машиналарга идарә итүче кешеләр кирәк. Нәкъ менә шундый кадрларга мохтаҗлыкны истә тотып, уку өчен тиешле шартлар тудырдык. Нәтиҗәдә, өйрәтүне сигез программа буенча алып бара алуыбызга инандык. Республикада әнә шундый программалар тормышка ашырылган берничә генә район бар.

    -Материаль-техник базаны шуның өчен яхшырттыгызмы?

    -Әйе. Соңгы елларда күп үзгәрешләр булды. Без Сак министрлыгы линиясе буенча укучылар белән дәресләр алып бару өчен яңа корпус ачтык. Ике ел дәвамында бинаны үзгәртеп кордык, яңа җиһазлар сатып алдык, штат булдырдык. Боларның барысы да машина йөртүчеләрне укыту эшен тиешле дәрәҗәдә алып бару мөмкинлеге бирә. Иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе - егетләрне армиядә хезмәт итүгә гомуми хәзерләү. Техниканы, машина йөртү күнекмәләрен үзләштерү белән бергә, алар хәрби эш нечкәлекләренә өйрәнәләр. Курслар тәмамланганда яшьләр утлы корал белән эш итә, армия хезмәте нигезләрен беләләр инде.

    Призывникларны хәрби-учет белгечлегенә өйрәтү буенча эшебезгә командирлар бәя бирә - алар хәрби кадрларны яхшы хәзерләгән өчен Рәхмәт хатлары җибәрәләр. Район ДОСААФы алдында торган бурычларның тагын берсе - мәктәп укучыларына өстәмә техник белем бирү. Автосыйныфлар 12 урта мәктәп базасында эшләп килде. Узган елда - 250, быел йөздән артык укучы машина йөртергә укыды. Укучыларның күбесенең көллиятләрдә һәм техникумнарда белем алуы сәбәпле, аларның саны кимеде. База бар, укучылар юк.

    -Петр Васильевич, патриотик тәрбия бирү, спортның хәрби-кулланма төрләре эшенә тукталыйк әле.

    -Әлеге күләмле программа төрле яшьтәге, һөнәрдәге, социаль статустагы кешеләрне берләштерә. Оешма базасында армиягә хәзерләү үзәге эшли. Аксубай ДОСААФы көче белән район, төбәк, республика дәрәҗәсендәге җитмештән артык чара оештырыла. Без патриотик юнәлештәге спорт ярышларында катнашабыз, яшьләр һәм укучылар арасында хәрби-кулланма спорт төрләре буенча ярышлар үткәрәбез. ДОСААФ базасында оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары Бөтенроссия ГТО нормаларын тапшырдылар. Яшьләр өчен тир ишекләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ачык. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшендә без район ветераннар советы, хәрби хезмәт ветераннары, мәгариф бүлеге, хәрби комиссариат, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә эшлибез. Көндәлек эшебез Аксубай ДОСААФы эше җисеменә туры килсен дип тырышабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: