Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай районының 11 укытучысы һәм тәрбиячесе «Гадәти булмаганнарны үстерәбез!» дигән бәйгедә катнашты

Бәйге Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан игълан ителде.

«Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны озата бару буенча иң яхшы методик эшләнмә» номинациясендә 1 урынны Түбән Баланда балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Малова алды. Шул ук номинациядә бәйге лауреаты булып «Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Семенова танылды.

«Гомуми белем бирү учреждениесе шартларында сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны озата бару буенча дәреснең иң яхшы методик эшләнмәсе» номинациясендә 2 урынны Николай Савруков исемендәге Сөнчәле урта мәктәбенең математика укытучысы Наталия Крюкова алды.

«Сәләтле балалар белән педагогларның эшләү системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча материалларны иң яхшы методик эшләү» номинациясендә лауреат булып 2 нче Аксубай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Аюханова танылды.

«Сәләтле балалар белән педагогларның эшләү системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча иң яхшы методик материаллар эшләү» номинациясендә Зиннур Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлнара Минхәйдәрова, Емелькино урта мәктәбенең математика укытучысы Анастасия Кононова сертификат ияләре булдылар.

«Гомуми белем бирү учреждениесе шартларында сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны озата бару буенча иң яхшы методик эшләнмә» номинациясендә бәйге сертификатларына Яңа Тимошкино төп мәктәбенең математика укытучысы Наталья Иванова, Түбән Баланда «Башлангыч мәктәп – балалар бакчасы» комплексының башлангыч сыйныфлар укытучысы Ильсия Галлямова, Иске Ильдеряк урта мәктәбенең биология укытучысы Любовь Маркитанова һәм Емелькино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нина Никитина лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев