Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Акчарлак”та нәниләргә күңелле

Авылда балалар бакчасы булу һәрбер ата-ана өчен зур шатлык. Иске Кыязлы авылының "Акчарлак" мәктәпкәчә балалар учреждениесенә 20 бала йөри. Группада төрле яшьтәге балалар тәрбияләнүе өйрәтү-тәрбия процессына үз төзәтмәләрен кертә, әлбәттә. Әмма тәрбиячеләр биредә аларның һәркайсының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш алып баралар. Менә 20 ел бакча мөдире вазыйфасында Розалия Җәлалетдинова...

Авылда балалар бакчасы булу һәрбер ата-ана өчен зур шатлык.


Иске Кыязлы авылының "Акчарлак" мәктәпкәчә балалар учреждениесенә 20 бала йөри. Группада төрле яшьтәге балалар тәрбияләнүе өйрәтү-тәрбия процессына үз төзәтмәләрен кертә, әлбәттә. Әмма тәрбиячеләр биредә аларның һәркайсының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш алып баралар. Менә 20 ел бакча мөдире вазыйфасында Розалия Җәлалетдинова хезмәт куя. Тәрбияче Зилә Хисамова белән тәрбияче ярдәмчесе Гөлназ Гайнуллинаның да бу эштә тәҗрибәләре җитәрлек.
-Биредә балаларны тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Уен, йокы, аш бүлмәләре якты, уңайлы. Әлеге коллектив аерым бер вакыт аралыгында коррекцион укыту белән дә шөгыльләнеп алды. Районның авыл балалар бакчалары арасында бу тәрбия учреждениесе алдынгылардан санала, - дип тасвирлый бакча эшен РОО начальнигы урынбасары Гөлнур Идиятова.
Коллектив зур булмаса да башкарган эшләренең нәтиҗәсе һәрчак мактауга лаек.
Балалар бакчасы бинасы җәйдән көзгәчә чәчәкләргә күмелеп утыра. Шунда ук үзләренә ел буенча җитәрлек яшелчәләр дә үстерәләр. Быел да җәй буе эшләүләре бушка китмәгән - бәрәңге, кишер, суган, кәбестә, чөгендер кебек витаминга бай яшелчәләрдән мул уңыш алганнар. Димәк, кыш буе өстәлдә витаминлы тәмле ризык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев