Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Ак калфак» – форумда

    Казанда татар хатын-кызларының IV Бөтендөнья форумы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырды. Чарада Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россиянең 52 төбәгеннән һәм 22 чит илдән 500 делегат катнашты. Форумда безнең районнан да хатын-кызлар катнашты - "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләре - аның...

    Казанда татар хатын-кызларының IV Бөтендөнья форумы узды.

    Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырды. Чарада Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россиянең 52 төбәгеннән һәм 22 чит илдән 500 делегат катнашты.

    Форумда безнең районнан да хатын-кызлар катнашты - "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы вәкилләре - аның җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова һәм активистка Мәдинә Зәйдуллина.

    Аксубай районының "Ак калфак" оешмасында иң актив 12 хатын-кыз бар. Татар хатын-кызларының Бөтендөнья форумына аксубайлылар инде икенче тапкыр барды. Быел оешма эшчәнлеге республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде -аның җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

    - Без Казан Ратушасының Колонналар залында узган пленар утырышта, секция утырышында катнаштык, белем бирү системасында милли тәрбия мәсьәләләрен, яңа проектларны тикшердек, милли мәдәни мирасны саклау һәм үстерү турында сөйләштек, - дип фикерләре белән бүлеште Әлфия Нурхамәтова. - Чарага килгән һәр хатын-кызның милли баш киеменнән булуы - IV форумның үзенчәлеге булып торды.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең котлавында татар хатын-кызының җәмгыятьтәге урынын билгеләп үтә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов күтәргән татар телен саклау мәсьәләсе Форумның төп темасы булды.

    - Форум үзенчә ачык аралашу булды - чыгышлар чыгыш ясаучыларга үтенеч-теләкләр белән алмашынды һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән халыкларның проблемаларны күтәрүдә, аларны хәл итү юлларын эзләүдә бердәм булулары ачык күренде, - дип сөйли Әлфия Нурхамәтова.

    Катнашучыларны Габдулла Тукайның иҗатына багышланган кичәгә чакырганнар, алар Казан Ратуша бинасының Колонналар залында үткән "Калфак балында" да булганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: