Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аидага – нәфис калфак

«Нәфис калфак» фотобәйгесендә Аида Баталина җиңү яулады. Ул безнең aksubayevo.ru сайтында 6874 тавыш җыйды. Бәйгедә безнең район, республика халкы, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре, Кыргызстан, Украина шәһәрләре, Америка Кушма Штатлары кешеләре катнашты. Моны безнең газета сайтына керүче кешеләрнең саны раслый. Икенче урынга чыккан көндәше белән Аида арасын нибары җиде тавыш...

«Нәфис калфак» фотобәйгесендә Аида Баталина җиңү яулады.



Ул безнең aksubayevo.ru сайтында 6874 тавыш җыйды. Бәйгедә безнең район, республика халкы, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре, Кыргызстан, Украина шәһәрләре, Америка Кушма Штатлары кешеләре катнашты. Моны безнең газета сайтына керүче кешеләрнең саны раслый. Икенче урынга чыккан көндәше белән Аида арасын нибары җиде тавыш аерып тора. Аидага 8 яшь, ул 3 нче санлы Аксубай урта мәктәбендә икенче сыйныфта укый, районның мәдәни тормышында актив катнаша һәм бәләкәй булуына карамастан, абруйлы фестивальләр лауреаты исеменә лаек булды.


«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин Аидага Мактау кәгазе тапшырды. Районның «Ак калфак» иҗтимагый оешма җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова һәм республиканың шул ук исемдәге оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова Аидага чигүле калфак бүләк иттеләр һәм грамота тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев