Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Абхазиядә җиңү яуладылар

Абхазиядә үткән "Без границ. Юниор 2012" IV Халыкара балалар һәм яшүсмерләр милли иҗаты фестиваль-конкурсыннан Эвелина Сруртдинова һәм Данис Шәвәлиев җиңүчеләр булып кайттылар. Талантлы яшь баянчы Данис Шәвәлиев турында безнең газета апрель аенда ук язып чыккан иде инде. Ул чакта Данис Санкт-Петербургта үткән "Территория музыки-без границ" III Халыкара конкурс-фестиваленнән өченче дәрәҗә...

Абхазиядә үткән "Без границ. Юниор 2012" IV Халыкара балалар һәм яшүсмерләр милли иҗаты фестиваль-конкурсыннан Эвелина Сруртдинова һәм Данис Шәвәлиев җиңүчеләр булып кайттылар.


Талантлы яшь баянчы Данис Шәвәлиев турында безнең газета апрель аенда ук язып чыккан иде инде. Ул чакта Данис Санкт-Петербургта үткән "Территория музыки-без границ" III Халыкара конкурс-фестиваленнән өченче дәрәҗә лауреат Дипломы һәм Абхазиядә үтәчәк конкурста катнашырга юллама алып кайткан иде. Хәзер-яңа җиңү. IV Халыкара фестиваль-конкурста Данис "Халык инструменты" номинациясендә өченче урынны яулады.
Ә "Эстрада вокалы" номинациясендә беренче урынга Эвелина Сруртдинова лаек булды. Эвелина да Балалар сәнгать мәктәбе чыгарылыш укучысы, хәзер Казан музыкаль училищесында "Эстрада җырчысы" бүлеге студенткасы һәм шуның белән беррәттән Россия Театр сәнгате университетында (ГИТИС) эстрада бүлегендә дә белем ала.
Бу дәрәҗәле конкурста Россия төбәкләреннән килгән катнашучылар арасында Эвелина белән Данис (рәсемдә) ДШИ директоры Галина Сруртдинова белән Аксубай районын гына түгел, ә Татарстанның да данын күтәрделәр. Чөнки алар республикадан үзләре генә иде. Жюри, продюсерлар, музыкантлар безнең яшь талантларыбыз чыгышына баш иеп, аларга матур киләчәк юрадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев