Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

700 мең сумлык ярдәм

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә район мәктәпләрен тәмамлаган бик күп уңышлы чыгарылыш укучылары катнашты. Мәктәпләрне ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга кемдер бер мең сум бирсә, кайберәүләр 5 әр мең сум бирделәр-һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып булышырга тырышты. -Баланың киләчәген акча түгел, ә аның ярдәмендә булдырылган мөмкинлекләр билгели,-дип саный башкарма комитет җитәкчесенең социаль...

"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә район мәктәпләрен тәмамлаган бик күп уңышлы чыгарылыш укучылары катнашты.

Мәктәпләрне ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга кемдер бер мең сум бирсә, кайберәүләр 5 әр мең сум бирделәр-һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып булышырга тырышты.
-Баланың киләчәген акча түгел, ә аның ярдәмендә булдырылган мөмкинлекләр билгели,-дип саный башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров. - Район мәктәпләренең элеккеге чыгарылыш укучылары ярдәме белән без район мәктәпләрен төзекләндерү буенча гаять зур эш башкардык. Әлбәттә инде, акцияне беренче булып күтәреп алган әлеге кешеләр укучыларның, укытучыларның һәм җитәкчеләрнең рәхмәтенә лаек. Алар эре фирма директорлары А. М. Заһидуллин, А.К. Самаренкин, А.М. Шакиров, Р.С. Якупов, Ф.М. Шәйхетдинов, А.В. Тимирясов, депутат В.Н. Васильев һәм ТР МК бүлек мөдире И.М. Мусин, җирлек башлыклары Р.С. Яһудин, И.М. Заһидуллин, шәхси эшмәкәрләр Л.В. Становова, Г.М. Шакиров, Ф.Г. Сруров, З.А. һәм Н.А. Әфләтуновлар, М.И. Гимадиев, Ф.Р. Вәлиуллин, А.Х. Салманова, Г.Ф. Хөснетдинова, В.Ф. Шуркин, җитәкчеләр Р.М. Гатин, С.Ф. Мөдәрисов, Н.И. Еграшкин, Г.Н. Артамонов, П.В. Волков, Р.С. Кәримова, инженер-техниклар К.М. Шәйхетдинов, Р.Ф. Мөдәрисов, Р.Ф. Ситдиков.
Кемдер мәктәпкә төзелеш материаллары бүлеп бирде, икенчеләре сыйныф өчен такта, музыкаль үзәк, шомарту машинасы бүләк итте. Гомумән алганда 708 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.
Күпләр үз исемнәрен атамауны хуп күрәләр, тик алар үзләре турында якты истәлек кенә калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев