Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2015 ел нинди эш-гамәлләр белән истәлекле булды? Мәгариф

2014-2015 нче уку елы нәтиҗәләре буенча районның гомуми белем бирү мәктәпләре рейтингы булдырылды. Иң яхшы белем бирү учреждениесе дип Чуаш Енорускиносы (директор Валентина Рябова), 3 нче Аксубай (Җәмилә Вәлиева) мәктәпләре табылды; төп мәктәпләр арасында - Иске Савруш мәктәбе (директор Ирина Герасимова); башлангыч мәктәпләр арасында - Урмандеево (Ирина Музилеева) һәм Трудолюбово...

2014-2015 нче уку елы нәтиҗәләре буенча районның гомуми белем бирү мәктәпләре рейтингы булдырылды.


Иң яхшы белем бирү учреждениесе дип Чуаш Енорускиносы (директор Валентина Рябова), 3 нче Аксубай (Җәмилә Вәлиева) мәктәпләре табылды; төп мәктәпләр арасында - Иске Савруш мәктәбе (директор Ирина Герасимова); башлангыч мәктәпләр арасында - Урмандеево (Ирина Музилеева) һәм Трудолюбово (Гөлфия Гатина) мәктәпләре.

Уку елы нәтиҗәләре буенча район мәктәпләре Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында Татарстан Республикасының иң яхшы 100 мәктәбе арасына кертелде: Чуаш Енорускиносы мәктәбе 7 нче урында, Иске Ильдеряк мәктәбе - 27 нче урында (директор Алексей Буинский), Кәкре Күл - 45 нче, Сөнчәле (Владимир Борисов) 73 нче урында.

Район үзәгенең 2 нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Вафина укучысы Ирина Савельева рус теленнән БДИда йөз балл туплады.

Фәрхат Аюпов җитәкчелек иткән район өчен кадрлар әзерләүче Аксубай универсаль технологияләр техникумы уңышлы эшләп килә. Яңа ел алдыннан әлеге белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алуга сыйфат өлкәсендәге ХI бәйгедә уңышлары өчен грамота белән бүләкләнде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпләрнең нәтәҗәле эшләве, укучыларга сыйфатлы белем бирү тәҗрибәле мөгаллимә, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина рәислегендәге мәктәп укытучылары һәм директорлары казанышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев