Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2015 ел нинди эш-гамәлләр белән истәлекле булды? Мәдәният

Быел Аксубай беренче тапкыр "Йолдызлык" бәйге-фестиваленең республика төбәк этабын кабул итте - безгә кунакка Кама аръягы районнары вәкилләре килде. Район танылган якташыбыз Рәис Беляевны искә алды - Аксубайда "Беляев йолдызлары" Республика балалар һәм яшүсмерләрнең академия вокалы бәйгесе оештырылды һәм ул күркәм традициягә әверелде. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Сәлих...

Быел Аксубай беренче тапкыр "Йолдызлык" бәйге-фестиваленең республика төбәк этабын кабул итте - безгә кунакка Кама аръягы районнары вәкилләре килде.


Район танылган якташыбыз Рәис Беляевны искә алды - Аксубайда "Беляев йолдызлары" Республика балалар һәм яшүсмерләрнең академия вокалы бәйгесе оештырылды һәм ул күркәм традициягә әверелде. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Сәлих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Рәис Беляев исемендәге "Беляев йолдызлары" беренче Республика балалар-яшүсмерләрнең академия вокалы бәйгесе лауреатларының гала-концертын оештырдылар. Бәйге лауреатлары, ә алар арасында Аксубайдан Наилә Мартынова укучысы Анастасия Кривохижа да бар, Кырымда Бахчисарай шәһәре лагерында профильле смена оештырып, үзләрен таныттылар.

Июнь аенда Аксубайда танылган якташыбыз - Татарстан урман хуҗалыгының элеккеге министры Александр Гуляев истәлегенә "Уяну" беренче төбәк экология фестивале үтте.

Район якташыбыз, татар шагыйре, халык эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Хәсән Туфанның 115 еллыгын зурлап үткәрде. Изге князь Владимирның тууына мең ел тулу уңаеннан Кама аръягы төбәге дин әһелләре катнашында зур чара үтте.

Олег Дерипаск фонды оештырган "Ирекле эш" Бөтенроссия социаль-мәдәни бәйгедә җирлекара үзәк китапханәсе җиңүче булды.

Безнең яшь сәләтле балаларыбыз һәм иҗади шәхесләребез ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге республика, Бөтенроссия бәйгеләрендә үзләрен таныттылар - Аксубай йолдызлары республикада гына түгел, Россия күгендә дә йолдыз булып кабындылар. Талантлы балаларны тәрбияләүдә һәм мәдәниятне чәчәк аттыруда мәдәният хезмәткәрләре - район Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов, Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова, район музейлары хезмәткәрләренең зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев