Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Василий Табашников сугышлар белән Берлинга кадәр барып җитә

Сугышның беренче көненнән үк Василий Павлович бомбага тотуга эләгә, тик чигенергә уйларында да булмый.

Табашников Василий Павлович 1920 елда Аксубай авылында туа. 1940 елның көзендә аның хәрби биографиясе башлана дияргә була. Бу вакытта аны Парковая рощадагы Мәскәү хәрби тимер юл училищесының кадрлар армиясенә алалар. 1941 елда Львов шәһәренә тимер юл гаскәрләренең төп корпус базасы составына күчерәләр.

Алга таба Василий Павлович истәлекләре:

"Биредә минем өчен сугыш башланды. 1941 елның 22 июнендә иртәнге 4тә Львов шәһәрендә бомбага эләктек. Күпмедер вакыттан соң без командованиенең дошманны тоткарлау, чигенгәндә тимер юл күперләренең һәм юлларының шартлавы турында боерыгын алдык. Мин бу частьтә шартлатучы буларак сугыштым. Мәскәү янында "Мәскәүне сакларга. Үлгәнче сакларга, әмма башкаланы бирмәскә!». дигән боерык алдык. Мәскәү өчен барган сугышларда мин җиңелчә яраландым – уң аягыма ядрә кыйпылчыгы эләкте. Берникадәр вакыт санчастьта дәваландым. Тернәкләнгәч мине 75 нче махсус күперле тимер юл батальонының 4 нче бригадасына җибәрделәр.

Безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчте. Без алар артыннан тимер юл полотналарын һәм Волоколам юнәлешендәге күперләрне торгыздык, чөнки алгы сызыкны снарядлар, патроннар, корал белән тәэмин итәргә кирәк иде.

Сугыш азагына кадәр мин үз белгечлегем буенча дошманга каршы көрәштем.

Ватаныбыз территориясен фашистлардан азат иттек, Варшаваны азат итүдә дә катнаштым һәм Берлинга кадәр барып җиттем.

Җиңү көнен Штетин шәһәрендә каршы алдым, монда хәрби парадта катнаштым. Җиңү яуланганнан соң, безне, белгечләрне командование боерыгы белән, тимер юл линияләрен һәм күперләрне торгызырга калдырдылар. Шулай итеп, мин 32 нче тимер юл полкында 1948 елның апреленә кадәр хезмәт иттем. Һәм ... туган ягыма кайттым.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен «Сугышчан казанышлар өчен», «Мәскәүне саклаган өчен» медальләре, шәһәрләрне азат иткән өчен – 3 һәм 7 юбилей медале белән бүләкләндем.

Туган ягыма кайткач МТСта комбайнчы булып эшләдем. 1957 елда мине «Большевик» колхозына (хәзерге «Аксубай» совхозына) күчерделәр, анда да комбайнчы булып эшләдем. 1965 елдан 1975 елга кадәр – авыр эш процесслары буенча механик, җәен – слесарь-машинист, кышын кочегар булып хезмәт куйдым".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев