Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Тыныч тормышка сугыш газаплары аша

Иске Үзи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үз алларына авылның һәм илнең 75 ел элек булган тарихына күз салуны бурыч итеп куйды.

Тамаша залында тирән тынлык урнашты, вакы-вакыт аны көчле алкышлар гына бозды.

1941-1945 елларда Иске Үзи авылыннан 200 кеше фронтка киткән. 103 кеше яу кырыннан әйләнеп кайтмаган.

Сәхнәдә гүәдәләндерелгән һәр сугыш мизгелен тыныч кына карап булмый иде. Эпизод эчендәге вакыйга тамашачыны кырыгынчы елларга ныграк җәлеп итә барды: чыгарылыш кичәсе, малайларны да, кызларны да алда кызыклы, бәхетле тормыш көтә. Әмма радиодан Бөек Ватан сугышы башлануы турында хәбәр яңгырагач, барысы да җимерелде.

Үзешчәннәр сугышны, курку хисләрен, совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерделәр. Экранда авыл каһарманнарының исем-фамилияләре язылган фронт, сугыштан соңгы фотосурәтләре пәйда була барды. Алар безнең арада булмаса да, алар турындагы хәтер үлемсез.

Ленинград камалышы темасы аеруча дулкынландырды. Хәлсез килеш чаналар тартып су алырга бару эпизодын алар шундый дөрес итеп күрсәттеләр, моны чынбарлык итеп кабул итәрлек иде. Вакыт аралыгы белән күрсәтелгән театраль күренешләр Җиңү көнен якынайтты һәм, ниһаять, бу якты бәйрәм таннана итте.

Тамашада авыл мәдәният йортының барлык сәнгать коллективлары һәм берләшмәләре катнашты: «Палан» вокал төркеме (җитәкчесе Елена Айдова), «Домисолька» балалар коллективы, «Посиделки» фольклор төркеме (җитәкчесе Татьяна Артамонова), «Задоринки» вокал ансамбле (җитәкчесе Елена Мудрова).

Мәдәният йорты, Надежда Айдова җитәкчелегендә авыл җирлеге хезмәткәрләре, Иске Үзи мәктәбе укытучылары һәм укучылары, балалар бакчасы хезмәткәрләре үз рольләрен искиткеч итеп уйнадылар. Жюри сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында материаллар туплауны аерым ассызыклады.

Бүгенге көндә җирлектә алар бик аз калган. Хезмәт ветераннары 92 яшьлек Евдокия Ваструкова һәм Анна Ефремова, аңа быел 90 яшь тула, кичәнең мәртәбәле кунаклары булдылар. Аларны сәхнә түренә чакырып, җылы сүзләр әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар.

– Безнең буын бик күп сынаулар аша үтте, – диделәр ветераннар. – Ачлык, сугыш безне сындыра алмады, без яхшы тормышка өметләнеп хезмәт куйдык һәм ул көн җитте! Чын күңелебездән сезгә тынычлык, бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев