Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Әти-әнисенең горурлыгы

Өченче ел рәттән В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбен тәмамлаган Николай Семенов Кызыл мәйданда парадта катнаша.

Хәзерге вакытта ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнарны саклау академиясе курсанты. Әлеге учреждение – 2002 елдан башлап Кызыл мәйдан буйлап тантаналы марш белән уза һәм сафта йөрү әзерлегендә иң яхшыларның берсе булган бердәнбер хәрби югары уку йорты.

Хәрби уку йорты башлыгы генерал-лейтенант Виктор Панченков җитәкләгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнарны саклау академиясенең парад расчеты Кызыл мәйданда Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 76 ел тулу уңаеннан тантаналы марш белән узды.

Академиянең шәхси составы быел 20 нче тапкыр Җиңү Парадында катнашу, тыныч күк йөзе бүләк иткән ветераннарга хөрмәт күрсәтү бәхете елмаю белән чынчынлап горурлана.

«Бу көнне әлеге урында булудан күңелләр дулкынлана. Гимн уйнаганда, меңнәрчә гаскәр “Ура!” кычкырганда синең күңелеңдә Туган илнең куәтле һәм җиңелмәс булуы турында якты хисләр туа. Синең янәшәңдә, җилкәгә-җилкә куеп, ул вакытта яу кырларына эләккән сугышчылар бара төсле тоела. Бу хис-кичерешләрне сүзләр белән генә әйтеп аңлатып биреп булмый, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты курсант Николай Семенов.

Николайның бабалары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Николай да сугышта катнашкан һәр солдатның герой булуын ишетеп кенә белми. Николай – уку һәм хәрби әзерлек отличнигы. Ул берничә тапкыр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнарны саклау академиясенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Әти-әнисе уллары белән бик горурланалар.

 

Фото: гаилә альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев