Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Сугышта кызлар да дошманга каршы уяу көрәшкән

Немчикова (Лизунова) Нина Васильевна 1923 елның 22 июнендә Байлар Енорускиносы авылында туа.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә хыяллана, әмма әнисенең үлеме аның бөтен хыялларын җимерә. 1938 елда яшь кыз Иваново-Вознесенск шәһәренә китә һәм фабрикага урнаша.

1941 елның 22 июнендә, сугыш башлануы турында хәбәр килгәч, фабрикада эшләүчеләр барысы да эштән китү турында гариза тапшыра башлыйлар. Тик директор исәп-хисап ясауны тыя, чөнки пердприятие эшен туктатырга ярамый. Шулай да Нина Васильевна эштән китә.

Ул туган ягы Аксубай районы, Байлар Енорускиносы авылына кайта. Колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1942 елда хәрби эш буенча өйрәнүләргә кешеләр җыя башлыйлар.

Курслардан соң Нина Лизунова 1943 елның маенда Кызыл Армия сафларына алына. Казанда хәрби әзерлек уза. Смоленск янында Украина фронтына эләгә. Артиллериядә хезмәт итә, ул 4 нче зенитка орудие номеры астында була. Аның бурычы Самолетларга корал көйләү була.

1944 елның бишенче февралендә фашистлар безнең сугыш кирәкяраклары һәм кораллары белән эшелонны утка тоталар. Нина коралында снарядлар калмый һәм зенитка сафтан чыга. Шунда ук сакланырга дигән команда килә. Бик күп кызылармиячеләр һәлак була, яралана.

Сугышчыларның бөтенесен дә туганнар каберлегендә җирлиләр. Нина Васильевна контузия алган була, бер ай Смоленскта медсанбатта ята, ә соңрак үзенең частенә кайта.

1944 елның августында часть Германия белән чикне уза, Нина һәм аның сугышчан дус кызлары озак көтелгән Җиңүне шунда каршылыйлар.

Аксубайга ул 1945 елның 28 сентябрендә кайта һәм шунда ук хәрби комиссариатка бара, аны анда исәптән төшерәләр .Байлар Енорускиносы авылы мәктәбендә хәрби җитәкче булып эшли.

1949 елда райпога күчә һәм Аксубайда хезмәт куя башлый. «Германияне җиңгән өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев