Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Сугышның беренче көненнән алып соңгы көненәчә - фронтта

1940 елның язында районнан бер төркем егетләрне Кызыл Армия сафларына чакыралар. Алар арасында Аксубай педучилищесының чыгарылыш укучысы, Яңа Кыязлы егете Башкиров Семён Денисович та була. 1940 елның 19 апреленнән ул көнбатыш чигеннән 6 километр ераклыктагы Владимир-Волынск шәһәре янында урнашкан 87нче укчылар дивизиясе 197нче артиллерия полкының өйрәнү батареясы курсанты була инде.

1941 елның июнендә, сугыш башланырга берничә көн кала, дип искә алып сөйләгән Семен Денисович, алар Көнбатыш Буг елгасы артында күпсанлы җәяүлеләр коланналары, мотоцикллар, артиллерия кораллары хәрәкәтен - немец гаскәрләренең елганың икенче ягыннан безнең чиккә якынлашуын күреп алалар. Немец самолётлары да һәр көнне диярлек безнең һава чикләрен бозалар, ә аларга каршы ут ачарга боерык булмый.

СУГЫШ БАШЛАНА

1941 елның 22 июнендә 3 сәгать 20 минутта немец фашистларының артиллерия-миномёты казарманы утка тота башлый. Иртәнге сәгать 4 кә частьләр чик линиясенә күчерелә һәм Көнбатыш Буг елгасы буйлап сугышчан позицияләр ачыла. Немецлар үзләренең барлык ут коралларыннан һөҗүм башлыйлар, бөтен яклап снарядлар, миналар шартлый, якыннан һөҗүм ясаучы авиация ике сәгать дәвамында безнең чик буе заставасын тоташ ут астында тота.

- Радиодан В.М.Молотов чыгыш ясаганчыга кадәр безнең артиллерия ут ачмады, бу югарыдан күрсәтелгән боерык иде. 22 июньнән 25 июньгә кадәр без немецларга безнең ярга чыгарга ирек бирмәдек, чөнки чик Көнбатыш Буг елгасы аша уза иде – нәкъ менә шушы су киртәсе безгә немец гаскәрләре һөҗүменнән берничә тәүлек сакланып тору мөмкинлеге бирде, – дип искә алып сөйләгән ветеран. - 25 июньдә, иртәнге сәгать 5тә генә немецлар, кайбер участокларда бер генә чик сакчысы да калмавыннан файдаланып, елганы кичә алдылар. Сугышчыларның күпчелеге һәлак булды. Немецлар безнең оборонаны, позициянең уң ягыннан да, сул ягыннан да өзеп, алга ыргылдылар, ә без алар тылында калдык.

Шул чакта Владимир-Волынсктан китәргә дигән боерык килде. Без бер-ике кешедән торган вак төркемнәр булып, Көнчыгышка таба юл алдык. Шәһәрне немецлар басып алганнар иде инде. Кич белән ипи эзләп чыгып киткән иптәшем, кире әйләнеп кайтмады. Үзебезнекеләргә кадәр барып җиткәнче бер ай вакыт узды, чөнки төнлә генә эш итәргә була иде, ә көндезен балкаларда, куаклар арасында качып тордык. Җирле халык безгә карата бик үк яхшы мөнәсәбәттә түгел иде, чөнки бу Көнбатыш Украина иде.

ЫШАНМАГАННАР

Үзебезнекеләргә килеп җиткәч, озак вакыт дәүләт куркынычсызлыгы органнарында тикшерү уздым.

– Минемчә, бу күпләргә таныш процедура. Аннан соң кабат формалаштым, Сталинград янында сугыштым, яраландым, госпитальдә дәвалану уздым, яңадан фронтка киттем. 

Кабаттан озын сугыш юллары – 1945 елда Җиңү яулаганчыга кадәр. …1943 елның июле. Миңа Икенче Бөтендөнья сугышының иң эре бәрелешендә – Курск сугышында катнашырга туры килде. Анда мин мотоукчылар полкының элемтә взводы командиры ярдәмчесе булып хезмәт иттем. Орлов-Курск юнәлешендәге сугышның беренче көнендә немецлар кабаттан биш җәяүлеләр һәм өч танк дивизиясен керттеләр. Дошман берьюлы 500 гә якын танк кертте.

Алар арасында – «тигрлар», «пантералар», САУ «фердинандлар», ә Белгород-Курск юнәлешендә биш танк һәм бер моторлаштырылган дивизия иде. Бу кадәрле куәтле, көчле ташкынга каршы ниндидер тереклекнең каршы тора алуына ышаныч юк иде. Күк йөзен кара төтен, тузан каплады, снарядларның, миналарның агулы газы күзләрне кисте, сугыш кораллары һәм минометлар гөрелтесеннән колаклар тыгылды, әмма безнең солдатлар үзләрен аямыйча көрәштеләр. 7 июльдә минем күкрәгем яраланды. Кыйпылчык йөрәктән 4 сантиметр гына, аны алыр өчен ике кабыргамны кисәргә кирәк иде, ләкин мин риза булмадым.

Сугыштан соң кыйпылчык үзе турында еш сиздереп торды, вакыт-вакыт авыртуны көчәйтеп, йөрәккә таба шуышкан сыман була иде. Госпитальдә өч ай дәваланганнан соң мин Днепрны кичүдә катнаштым. Пехота белән көнбатыш ярда плацдарм тоттым һәм төп көч килгәнчегә кадәр командование белән элемтәдә тордым. Монда Кызыл Йолдыз ордены алдым, кабаттан җңелчә яраландым.  

НЕМЕЦ ОФИЦЕРЫ ӨЧЕН - «БАТЫРЛЫК ӨЧЕН»

Аннан ары Молдавиядә сугышлар булды, Яссы шәһәреннән 7 чакрым ераклыктагы монастырьны саклап калдык. Бу монастырьдән 10-15 километр ераклыктагы араны күзәтергә мөмкин иде, немец офицеры да үз артеллериясенә шуннан төзәтмәләр кертеп торган. Офицерны юк иткән өчен миңа “Батырлык өчен” медале тапшырылды. Аннан Венгриядә хәрби бәрелешләрдә катнаштым.

Немецлар контрһөҗүм ясадылар, снаряд кыйпылчыгы эләгеп, минем телефон аппараты сафтан чыкты. Мин һәлак булган солдаттан танкка каршы корал алдым һәм рота командиры белән 4 немец танкын тармар иттек. Ротадан 10 гына кеше исән калды. Комротаны - 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, мине 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр. Без сугышлар белән Чехословакия территориясенә кергәндә, Австриядән эре немец төркеме, үзләренең Будапешта чолганышта калган гаскәрләрен коткарырга омтылдылар. Безне Венгриягә күчерделәр.

Дунай флотилиясе корабларында безне Дунайның беренче ярына чыгардылар. Безне елга аша чыгарган катерда баш старшина булып минем икетуганым Ратников Никонор хезмәт иткәнен соңрак кына белдем. Төнлә булганлыктан, без бер-беребезне танымаганбыз. Монда без оборона алдык һәм таң атканда Балатон күленә һөҗүмгә күчтек. Монда мин икенче тапкыр “Батырлык өчен” медаленә лаек булдым. Сугышны Прага янында тәмамладым, монда без америка гаскәрләре белән очраштык. “Будапештны алган өчен”, «Венаны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» бүләкләренә ия булдым. 1945 елның июнендә безне Монголиягә озаттылар. Манчжурияне, Төньяк Кореяне азат итүдә катнаштым. «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләндем. Сугышны гвардия өлкән сержанты булып тәмамладым.

Өйгә кайттым, бусагадан атлап керәм, өстәл артында туганнарым, әти-әни, кунаклар утыра. Мин корабтан балга эләккән кебек. 1915 елгы өлкән абыем Никифор армиягә Фин сугышына кадәр чакырылган, Фин кампаниясендә катнашкан, демобилизацияләнгән, ә монда кабаттан – яңа сугыш. Башкалабыз Мәскәүне саклый, Калинин фронтында сугыша, Ленинград өлкәсен, Балтыйк буен, Польшаны азат итә. Сугышны Кенигсберг янында тәмамлый. 1924 елгы икенче абыем Николай, кече лейтенант, күп кенә фронтларда сугыша, авыр яралана, демобилизацияләнә.

Аксубай РХКда эшли, Түбән Камага күчерелә, Түбән Кама ГОВДда хезмәт итә. Төпчек энем Владимир, Кара диңгездә подводник булып хезмәт итте. Урта диңгездә «Малютка» немец минасына эләгә, энем контузия ала һәм демобилизацияләнә. Менә шулай без, дүрт бертуган, чит кешеләр артына ышыкланмыйча, Ватан һәм халык алдындагы бурычыбызны намуслы үтәп хезмәт иттек, дошманга каршы сугыштык. Яшь буынга үрнәк алыр, тиңләшер, өйрәнер кешеләр бар.
 

Фото Башкировлар гаиләсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев