Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Сугышны башыннан ахырынача кичә

Бөек Ватан сугышы ветераны – Аркадий Ефимович Орлов, 1917 елның 1 октябрендә Сөнчәле авылында туа.

Аркадий Ефимович тулы булмаган урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугышка кадәр Аксубай чуаш педагогия училищесында белем алырга да өлгерә. Ә 1939 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына керә.

Яшь егет хәрби хезмәтне 149 нчы укчылар дивизиясенең 271 нче аерым артиллерия дивизионы курсанты булып башлый. 149 нчы укчылар дивизиясенең 871 нче аерым артиллерия дивизионы составында сугышның беренче көннәрен каршылый. 1941 елның 10 октябрендә каты яралана һәм Иваново шәһәренә эвакуацион госпитальгә дәвалануга озатыла. Аркадий Ефимович анда бер ай ята. Тернәкләнгәннән соң, 1941 елның 10 ноябреннән 1942 елның 1 маена кадәр ул запастагы 30 нчы укчылар бригадасының запастагы 25 нче артиллерия полкы взвод командиры ярдәмчесе булып сугыша.

 Шуннан соң аны Белоруссия фронты 3 нче удар армиясенең 603 нче минометчылар артиллериясе полкына җибәрәләр, анда ул 1942 елның августына кадәр взвод командиры булып хезмәт итә. 1943 елның 13 августында лейтенант исеме алганнан соң, Аркадий Ефимович 1 нче Балтыйк буе фронтының 12 нче запастагы офицерлар полкына тыңлаучы булып күчерелә.

1944 елның гыйнварында яшь лейтенант Орлов Приморск хәрби округының 117 нче Гвардия укчылар дивизиясе 45 нче гвардия укчылар полкының миномет взводы командиры итеп билгеләнә. Лейтенант Орлов 1945 елның 8 августыннан 3 сентябренә кадәр Япония белән сугышларда катнаша.

Бер елдан ул запаска китә. Өенә кайткач, 1946 елның декабреннән, Аркадий Ефимович җирле мәктәптә укытучы булып эшли, хәрби эш фәнен укыта. Хатыны – Мария Дмитриевна, сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы фельдшер булып эшли.

Ирле-хатынлы Орловлар өч кыз тәрбияләп үстерәләр: Таисия, Надежда һәм Вера. Сугыш ветераны Аркадий Ефимович 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә берничә ай калгач бакыйлыкка күчә. Ул Сөнчәле зиратында җирләнгән.

Ватан алдындагы сугышчан казанышлары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, «Кенигсбергны алган өчен», «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Милитаристик Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

 

Фото: Орловлар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев