Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сугыш ярасы үлгәнче төзәлми

    Шәйхетдин Шәязданов 1907 елда Яңа Кармәт авылында крестьян гаиләсендә туа.

    Гаилә үзенең хезмәт сөючәнлеге белән тирә-юньдә дан тота. Шәйхетдин исә гадәти булмаган чыдамлыгы белән дә аерылып тора. Ул хайваннарны бик ярата һәм аларны карый белә. Шәяздановлар хуҗалыгында ат аерым хөрмәткә ия була.

    Нәкъ менә шушы сыйфатлар аңа соңрак авыр 1921 елны кичерергә ярдәм итә дә инде.

    1927 елда ул авылның уңган кызы Маһикамал Галиевага өйләнә.

    Сугышка кадәр аларның бер-бер артлы биш баласы дөньяга килә. Дүртесе исән-сау үсә: Шәмсетдин, Хисаметдин, Шәмсекамәр һәм Рабига.

    1941 елның августында Шәйхетдин Шәязданов фронтка китә. Мәскәү янында барган сугышларда батальон командиры элемтәчесе булып хезмәт итә. Җитез сугышчы, хәбәрле пакетларны һәрвакыт оператив рәвештә китереп тора, шуның өчен ул берничә тапкыр командование тарафыннан бүләкләр ала.

    Чираттагы контрһөҗүмнән соң сугышчылар сафы сирәгәя һәм аңа пулемет беркетелә.

    –Мин командирларның исемнәрен дә, ул хезмәт иткән частьләрне дә хәтерләмим. Әти сугыш турында бик сирәк сөйли иде, сөйләгән очракта да без, малайларга ул чакта болар кызык булып тоелмагандыр инде, шуның өчен бик истә калмаган, – ди мәгариф ветераны Кираметдин Шәязданов. –Аның сазлыклы урыннарда сугышканын гына беләм, сүз Түбән Новгород өлкәсе турында баргандыр, мөгаен. Аның баткак урыннарда юлларның бер-берсенә бәйләнгән бүрәнәләрдән торуы турында сөйләгәне генә хәтердә калган.

    ...Алгы сызыкта булган пулеметчыны дошман пулясы бәреп еккач, аның урынына әтине бастыралар.

    Сугышларның берсендә аның үзенең дә аягы һәм корсагы авыр яралана. Пуля, тезе янында күн итеген тишеп, аяк табаны аша чыга.

    Яралыларны бүрәнәле юлдан арбага салып алып барганда, арбаның каты дерелдәп баруы сугышчыларга түзә алмаслык авырту бирә. Шул вакыт әти атка идарә итүчегә атны туктатырга куша һәм арбадан төшәргә ярдәм итүен сорый. Ул аякларын тәртәгә куя. Болай эшләү күпкә яхшырак була. Ә атка идарә итүче янәдән юлга кузгалгач: «Әй, хәйләкәр дә татар инде син!» –дип шаярта.

    Госпитальдән соң Шәйхетдинне комиссовать итәләр һәм ул 1943 елның гыйнварында өенә кайта. Яралы, аксак килеш сугыш ахырына кадәр колхозда тимерче алачыгында эшли. Шул килеш тә ул физик яктан нык көчле булуы белән аерылып тора. Сугыш тәмамланганнан соң тимерчелектән терлекчелеккә күчә. Шәяздановлар гаиләсендә тагын дүрт бала дөньяга аваз сала: Мәгъзүмә, Имам, Кираметдин һәм Мәрьям. Мәрьям һәм Имам соңрак вафат булалар.

    –Пуля ярып кергән ярасы аның вафатына кадәр ябылмады, ә мина кыйпылчыгы 1967 елда операция вакытында әтинең тәненнән алынды, – дип дәвам итте Кираметдин Шәйхетдинов.

    – Барысы да узды, тормыш шулай сизелми дә үтеп китте. Сугыш яралары өчен хәтта инвалидлык та бирмәгән әти өчен йөрәк әрни. Ул 1972 елда, 63 яшендә бакыйлыкка күчте ул. Дәүләт шул вакыттан ук сугыш ветераннарын бүгенге кебек кайгыртса, ул да озаграк яшәгән булыр иде әле.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: