Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Сугыш ветераны Яковлев Павел Кузьмич сигез медальгә лаек булган

Павел Яковлев сугышның беренче көненнән дошман белән күзгә-күз очраша.

Павел Кузьмич 1918 елда Кәкре Күл авылында туган, әти-әнисе гади крестьяннар булган. 1927-1933 елларда Кәкре Күл җиде еллык мәктәбендә укый. Мәктәптән соң колхозда эшли.

1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Оренбург шәһәрендә кече командирлар әзерләү мәктәбендә укулар һәм өйрәнүләр уза.

Училищены тәмамлагач старшина исеме бирелә, аннары алга таба хезмәт итү өчен, Куйбышев шәһәренә 707нче артиллерия аерым полкына җибәрелә. Ул вакытта орудияләр җигелгән атларда күчерелеп йөртелгән. 1940 ел азагында Польша чигеннән 15-20 километр ераклыкта булган БССРга Пружаны шәһәренә күчерелә. 707нче артиллерия полк Брест янында урнаша.

Алга таба Павел Кузьмич истәлекләре:

«1941 елның 22 июне минем өчен фашист летчикларының тоташ бомбага тотуы белән башланды. Коры җир гаскәрләре һөҗүм алып барды. 23 июньдә дошман белән маңгайга-маңгай очрашырга туры килде. Әлбәттә, дошман безне кысрыклады һәм без сакланырга һәм чигенергә мәҗбүр булдык. Пружаны, Ивацевичи, Елецк, Бобруйск, Рогачёв шәһәрләре артта калды.

1941 елның 13 июлендә яраландым. Бу хәл Рогачёв шәһәреннән 5-6 километр көньяккарак, Павлище авылында килеп чыкты. Бөтен яклап көчле сугышлар барды, сугышчы иптәшләремнең берсен дә хәтерләмим, чөнки контузия алганмын, авыр яраланганмын. Аңсыз килеш 4-5 ай госпитальдә ятканмын. Орел, Элист, Сталинград, Баку, Тбилиси шәһәрләре госпитальләрендә дәваландым, янә Баку, Ашхабад.

Ашхабад шәһәре госпиталеннән ярам сәбәпле комиссовать ителдем һәм 1943 елның 23 февралендә туган ягыма Кәкре Күл авылына кайттым.

Авылга кайтканнан соң клуб мөдире булып эшләдем, үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Авылда эшче куллар җитми иде һәм миңа, КПСС әгъзасы буларак, партия җыелышында умартачылык бригадиры бригадиры вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Аннары колхозда бухгалтер, авыл советы секретаре, сельпода, совхозда эшләдем.

Җиңү көнен басуда, фронтка киткән ир-атлар урынына калган сигез һәм бераз өлкәнрәк малайлар белән чәчүдә каршы алдым. Үсмерләрне ФЗОга җибәрделәр.

Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен 3 дәрәҗә Дан ордены, медаль «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакярь хезмәт өчен», «Германияне Җиңгән өчен», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгына», «СССР Кораллы Көчләренә 50 ел», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгына», «Бөек Ватан сугышында уяулык һәм батырлык күрсәткән өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләндем».

 

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев