Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Сугыш ветераны Соловьева Надежда истәлекләре

Ачлык-ялангачлык, сугыш яралары, һәр почмакта сагалап торган дәһшәт – Надежда Андреевна боларның барысын да үз иңендә күтәрә.

Соловьева Надежда Андреевна (Козлова) 1924 елның 29 апрелендә дөньяга килә. Сугыш башланган елны ул Аксубай сигез еллык мәктәбенең (хәзер сигез еллык мәктәп) сигезенче сыйныфында укый торган була). Сугышка кадәр Кәкре Күл урта мәктәбендә белем ала, спорт белән мавыга, өлкәннәрне укытуда актив катнаша (ул вакытта грамотасызлыкны бетерүне ЛИКБЕЗ дип атыйлар).

Сугышка кадәр тормыш тулы канлы, шатлыклы була – җәйге чорда колхозда эшлиләр, кем күбрәк көлтә ташуда ярышалар, моның өчен бригадир өстәмә бер хезмәт көне яза, шулай ук җәй көне игеннәрне җыеп алганчыга кадәр утауда эшләү дә бик күңелле була.

Алга таба Надежда Соловьева хатирәләре:

"Сугыш башланган 1941 елның 22 июне якшәмбе көн иде һәм Германия белән сугыш башлануы турында хәбәр иттеләр. Әлбәттә, бар халык та тетрәнде. Ир-атларны күпләп армиягә алу башланды, бик дулкынландыргыч, кайгылы көннәр иде. Ул мизгелләрне язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Без комсомол җыелышлары җыйдык, эвакуацияләнүчеләрне каршы алу, займ йөкләмәләрен башкару кебек эшләр, фронттагы сугышчыларга посылка салу өчен җылы киемнәр җыю, кич утырып оек-бияләйләр бәйләү, кыскасы яшьләргә эш-мәшәкать җитәрлек булды.

Дошман Волгоградка (Сталинградка) якынлашканда хезмәт фронты төзелде, Ульян өлкәсендә Идел буенда, Чүпрәле районында окоплар казыдык. Бу эшнең иң җаваплы участок икәнен без белдек. Комсомол бригадасы төзелде. 1941 ел бик салкын булды, температура 50 градуска кадәр төште, әмма без окоплар һәм блиндажлар казу бурычын үтәдек. Ул вакытта инде ныгыдык, авырлыкларга күнектек, безнең ярдәм кирәклеген аңладык, чөнки балалар, карт-корылар һәм безнең кебек яшьләр генә калды. Без инде ачлыкка да, суыкка да күндек, ә яу кырында явыз дошманга каршы көрәшкән әтиләребез һәм абыйларыбыз безгә рухи көч биреп торды.

Авыру сәбәпле өйгә җибәрделәр. Ике көннән, 1942 елның апрелендә бригадир булып билгеләделәр, гәрчә каты авырсам да (аяк балтырларым нык ялкынсынган иде). Баш тарта алмадым, мин фронтка киткән бригадирны алыштырдым, янәдән авыр хезмәт, колхоз малларын саклап калырга кирәк иде. Ә күңелдән сугыш авырлыгы китмәде, безнең авыл аша фронтка алынучылар белән олаулар уза иде. Яшь чакта ару-талуны белмисең, өйдә иң зурысы мин, тагын ике сеңелем һәм ике энем, әни инде өлкән яшьтә, менә өйдә дә авыр көннәр башланды, ярый әле сыерыбыз бар иде, ачлыктан ул саклап калды.

Мине Бөгелмәгә җибәрделәр, анда җыю пункты тупланган иде. Бөгелмәдән Казанга озаттылар. Беренче тукталыш Киров районы, җитен комбинаты. Полклар формалашкач, мин 1874 зенит-артиллерия полкына эләктем, мине полк белән идарә итү взводында радист итеп куйдылар, аннары элемтәче-телеграфистлар әзерләү курсына җибәрделәр. Аннан соң телеграф-телефон элемтәсе взводына алдылар. Августта присяга кабул иттек, бу бер үк вакытта тантаналы да, авыр да иде. Безне киендерделәр, без чын солдатлар булдык, гәрчә үзебезгә дә ашарга җитмәсә дә, сагыну сагышы күңелләрне басса да, Казан шәһәренең балалар йортын һәм яралылар госпитален шефлыкка алдык.

Кичләрен баржадан яралыларны ташырга йөредек, аларның сөйләшүен тыңлау бик тетрәндергеч иде. Кайберәүләр сеңелкәш, кемдер кызым, ярдәм ит дип сорый, без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык, башларыннан, кулларыннан сыйпый идек, аларның үтенече буенча кайнаган су алып килә, икмәк паекларын калдыра, махорка өләшә идек.

Кешеләр өйләреннән бер кисәк ипи эзләп һәм сугышчан эшләр буенча чыгып киткәннәр. Немецлар бөтен авыл халкын партизаннар белән элемтәдә торуда гаепләгән, ә анда партизан хәрәкәте бик киң таралган иде. 96 кеше интектерелгән һәм теләсә ничек күмелгән. Казу эшләре вакытында халык, үзләренең әтиләрен, балаларын, әниләрен танып бик тетрәнде, бу кичерешләрне күз алдына китерүе дә авыр. Чәч төсе, сакланган киемнәр буенча таныдылар. Пионерлар үзләренең пионер вожатыйларын сакланып калган кызыл борчаклы күлмәк тукымасы буенча таныдылар. Балаларның: «Менә безнең пионер вожатые!» дип кычкыруларын мин беркайчан да онытмаячакмын. Ә күпме хатын-кыз, аналар, балалар үзләренең һәлак булган туганнары каршында тезләнеп елады. Туганнар каберлеге булдырылды, халык теләге белән анда рухани да катнашты. Әлбәттә, табутларда җирләмәделәр, ә чиста салам өстенә куйдылар. Барысы да елады. Мәрхүмнәрне хөрмәтләп җирләделәр, алар моңа лаек.

Тыныч халыкны атып үтергәндә күбесе әле исән була, әмма аларны тереләй күмәләр. Күз алдына китерә аласызмы – җир хәрәкәтләнгән (партизаннар һәм тыныч халык сөйләве буенча).

Оккупацияләнгән районнарда бик күп балалар йортсыз-җирсез калды. Без үзебезнең полк солдатларының бер көнлек азык-төлек продуктларын балаларга бирдек. Югыйсә, үзебезнең дә тамак ач иде, җәй көне үлән белән тамак ялгадык, кышын үзебезне җыр белән тынычландырдык. Балалар башта шинельле кешеләрдән курыктылар, дошман куркытып бетергән. Беренче тапкыр баруыбызны бүгенгедәй хәтерлим, төнге көчле бомбага тотудан соң барып җиттек, балалар, кайсы аңлап, кайсы аңламыйча, «Әнине җибәрегез!», «Сез аны тартып алдыгыз, мин күрдем!», дип ачынып кычкырыштылар. Без аларны, без сезгә ашарга алып килдек, дип тынычландырырга тырыштык. Балалар, без дошман кулыннан ашамыйбыз, дип баш тарттылар. Тәрбиячеләр балалар белән озак вакыт эшләгәннән соң, алар безне көтә башладылар, безгә җырлар җырладылар. Иң мөһиме, әниләрен, әтиләрен, башка гаилә әгъзаларын азат итүне сорадылар. Бу балалар сугышның нинди дәһшәтләр китерүен беркайчан онытмаячак.

Сентябрь аенда безнең полк янә алга хәрәкәт итте, заданиеләр вакытында баш очыннан ядрәләр сызгырып үтә, бик куркыныч иде, үзебезнең ач-ялангач булуыбызны да онытып җибәрә идек, аяк киемнәре таушалып беткән, аяк чолгавы аяк киеменә ябышып каткан, шулай да хезмәтне ир-атлар белән бертигез алып бардык. Мин элемтәче-телеграфист-телефонист хезмәтен алып бардым. Бомбага тоткан вакытларда да элемтәгә чыктым, өзелгән үткәргечләрне ялгадым, үз эшемне җаваплы башкардым. Башта ефрейтор званиесендә өлкән элемтәче булдым, аннары кече сержант булып сугыштым. Шул ук взводта хезмәт иттем, авыр сугыш шартларында землянкаларда яшәдек. Буш вакытта җырлый идек. Ә егетләр без, курку белмәс кызлар турыда шигырьләр иҗат иттеләр. Кече лейтенант Иван Кравцов шигыреннән берничә юлны хәтерлим әле, ул хәрби биремне үтәгәндә һәлак булды.

Аннары Румыниягә барып җиттек, анда озак тормадык, өч атна чамасы гына. 1945 елның гыйнварында Чехословакия авыллары буйлап бардык һәм апрель башында Сухо шәһәрендә тукталдык. Немецлар шәһәрдән яңа гына киткән һәм үзләре артыннан бик күп күңелсезлекләр калдырган иде. Бик күп немецларны әсирлеккә алдык, сугыш хәле бераз яхшырды. Немецлар киткәндә кое суын агулап калдыралар иде.

Телеграфта хәрби кизү торам, җирле бер бүлекчә белән дә элемтәдә торабыз. Кинәт 1945 елның 8 маенда кичке сәгать тугызда җирле бүлекчәдән замполит шалтыратты һәм, «Волга», Җиңү көне турында» приказ булдымы, юкмы, дип сорады. Без әле алмадык. Һәм 1945 елның 9 маенда төнге сәгать 3тә Мәскәүдән һәм безнең полктан хәбәрләр яңгырады. Полк тулы хәрби әзерлектә иде. Без бу көнне көттек. Шәхсән мин үзем бу көн турындагы хәбәргә тыныч кына карый алмадым. Без җырладык, биедек, «Ура!!!» кычкырдык, үземнең һәм халыкның чиксез шатлыгын бер кәгазь битенә генә сыйдырырлык түгел.

1945 елның 9 май иртәсе бөтен полк өчен тантаналы булды. Җиңү көненнән соң өч көн узгач без Польшага Бельцы шәһәренә юнәлдек, үзебезнең сугышчан юлыбызны да шушында тәмамладык. Мин үземнең сугышчан урыныма 3 яшь солдатны өйрәттем. Демобилизацияләнү турындагы боерык бары 1945 елның 25 августында гына чыкты. Без туган якларыбызга кайттык. Безнең тыныч тормышта җиңел булмаган юлыбыз башланды. Мин Львовта калырга тиеш идем, әмма туган як үзенә тартты. Мин үземнең хезмәт юлымны кече ватанымда дәвам иттем. Тырыш хезмәт өчен бүләкләргә лаек булдым. Партия линиясе буенча зур иҗтимагый эш башкардым. Тормышым бушка узмады, балаларыма сөйләр сүзем бар. Райпода бухгалтер булып эшләдем".

Фото: гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев