Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сугыш вакытында ипи күрмәгәннәр

    Аксубай авылы кешесе Дмитриева Елизавета Ильинична истәлекләреннән.

    Көн саен мәктәпкә яисә эшкә барганда юлда Левитанның фронтта барган вакыйгалар турында сөйләве ишетелгән репродуктор янында туктый идек. Һәм һәр вакытта да безнең частьләрнең чираттагы шәһәрне калдырып китүләре турындагы хәбәрне ишеткәч, хатын-кызлар елыйлар иде. Әмма хәбәр азагында, һичшиксез, дошман тар-мар ителәчәк, җиңү безнең якта булачак, дигән дәртләндергеч сүзләр яңгырый иде. Бу сүзләрдән җиңелрәк булып китә иде (бәлки бу Левитан тавышының үзенчәлеге булгандыр), тик без дошманны җиңәчәгебезгә ышана идек. Уку елы тәмамлану белән безне кырга утауга җибәрделәр. Көзен ындыр табагында ашлык иләдек, сортларга аердык. Малайларның кайберләре әтиләре белән тракторда җир сөрде (тракторчыларның броньнары бар иде), ә бер өлеше атлар җигеп, төрле эшләр башкардылар. Гадәттә безнең Большая Красная (хәзерге Алексей Золин) урамы башында урнашкан йорт янында җыелышалар иде, бригадир кемнең кайсы участокка баруын билгели иде. Кичке сәгать 4-5ләр тирәсенә кадәр эшли идек. Ял итеп алгач, йорт эшләренә алынабыз, чөнки әниләр эштән караңгы төшкәч кенә кайталар. Хезмәт хакын бөртек һәм мәк белән бирәләр иде. Сугыш башлангач, азык-төлекне бөртекләп кенә тота башладык. Сугышка кадәр әти колхозда тырышып эшләде, запаста бодай, арпа бар иде, саклык белән тотканга, ул безгә ике елга җитте. Сугыш вакытында икмәк бирмәделәр, төп ризык бәрәңге һәм арпа яки бодай боткасы булды. Ботка өчен ярманы кул тегермәнендә ярдыралар иде. Ә җәен яшел суган, шалкан, кишер түтәлләрдә җитәрлек үсте, алар безгә шикәрне алыштырды. Киптерелгән кишердән чәй пешерә идек. Безнең гаилә бәрәңгегә туенды, чөнки бакчабыз яхшы, ә сугыш елларында җәйләр җылы һәм яңгырлы булды. Бәрәңге уңа иде. Сыерыбыз булу да ярдәм итте. Ачлыкны без башкаларга караганда, җиңелрәк кичердек. Ә бит ачтан үлүчеләр дә аз булмады. Бервакыт без зиратка барганда юлда үлгән малай гәүдәсенә тап булдык. Олылар, ул ачлыктан үлгән, диделәр. Җиденче сыйныфтан соң мин Аксубай педучилищесына укырга кердем. Икетуган абый Коля авыл советында эшли иде, кайчакта хезмәтләре өчен аларга ярты уч төбе кадәр генә ипи бирәләр иде. Бервакыт ул безгә бүлешергә килде. Ә болай без сугыш дәвамында иписез яшәдек. Иң кирәкле әйберләр сабын, тоз, шырпы, шикәргә дә кытлык иде. Без боларның барысы белән дә килештек, чөнки сугыш бара иде. Мәктәптә тантаналы линейкалар уздырылды, сугыш җырларын өйрәттеләр. Авыл советында фронтка җылы киемнәр белән посылкалар җыйдылар. Фронт ихтыяҗлары өчен бәрәңге, суган тапшырдык, кем нәрсә бирә ала шуны. Фронттан килгән хатлар – бөтен туганнарга берничә тапкыр укылды. Фронттан хәбәрләр көттек. Безнең шәһәрләрне азат итә башлагач, бу шатлыклы бер-беребез белән бүлешә идек

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: