Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Сугыш өчен туган

Сөнчәле авылында туып-үскән Иван Крюковның вакытлы хезмәте Совет - Фин сугышына туры килә.

1940 елның мартында, Финляндия белән тыныч килешүгә кул куелганнан соң, йөз меңнән артык Кызыл армияче башын салган канкойгыч сугышларда могҗиза белән генә исән калган Иван демобилизацияләнә. Табигатьтән төгәл фәннәргә сәләтле ир, бухгалтерлар курсын тәмамлый.

Әмма аның якты хыяллары тормышка ашмый. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Икенче көнне үк авыл Советыннан повестка китерәләр.

– Мин бу сугыштан исән кайта алмамдыр, мөгаен, – ди Иван туганнары белән саубуллашканда. – Мин үлеп калырмын инде. Күрәсең, мин тыныч тормыш өчен түгел, ә сугыш өчен туганмын ... Кичер, әни, бу мин үзем турында шулай әйтәм... Сез хатыныма баланы үстерешергә ярдәм итегез. Аңа ялгызына гына кыен булачак.

Кызы Ольгага бер көн алдан гына бер яшь тулган була. Иванның әйткән сүзләре дөрес булып чыга...

Кызылармияче Крюковны янәдән сугышка җибәрәләр, бу юлы 265 укчылар дивизиянең 941нче полкы составында Финляндия чигенә.

1941 елның 10 июлендә финнар Карелия бугазының бөтен озынлыгы буйлап һөҗүм итә башлыйлар.

1941 елның 8 августында 23 нче армиянең 265 нче укчылар дивизиясе, аның составында 951 нче, 946 нчы һәм 941 нче укчылар полклары була, ашыгыч рәвештә Мюлль-Пелто станциясенә килеп җитә. Выборг - Кексгольм операциясе планы буенча Иван полкы төнге марш белән куелган бурычны үтәүгә барырга тиеш була.

Ләкин финнар көтмәгәндә артиллериядән ата башлыйлар.

«Мин Иваннан йөз метр чамасы ераклыкта идем, күз алдыннан снаряд сызгырып очып узды һәм аның янәшәсендә шартлады, – дигән хат килә бер айдан соң Сөнчәле авылына аның хезмәттәшеннән. Снаряд чокырында бары тик солдат каешының эрегән пряжкасы гына калды».

Әйе, Иван Крюков сугыш өчен туган булып чыга.

Кызыл армияченең хатыны Татьяна бердәнбер кызы Ольганы ялгызы тәрбияли, сугыш чорының бөтен авырлыкларын сабыр гына кичерә.

 

Фото: Крюковларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев