Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сталинградтан Көнчыгыш Пруссиягә кадәр

    1942 ел ... Сталинград янында дөнья тарихында күрелмәгән көрәш башлана. 14 октябрь иртәсе... Константин Елистратов төзәүче булган 76 миллиметрлы пушканы ут позициясенә чыгаралар...

    Фашистларның «Пантер», «Фердинанд» танклары бер-бер артлы бара. Аларның иге-чиге булмый.

    Алда баручы машиналар иде бөтенләй янәшәдә үк, шул чакта Елистратов аларга таба снаряд ташлый. Снаряд танкка эләгә һәм ул төтенләп яна башлый. Тагын төзи – тагын бер танк сафтан чыга!

    Бу көнне Константин Елистратовның корал расчеты җиде танкны, 14 йөк машинасын һәм дошманның тугыз пулеметын утка тота. Төзәүче Константин Елистратов «Сталинградны саклаган өчен» медаленә лаек була.

    Сталинград янында фашистларны тар-мар иткәннән соң, Елистратов хезмәт иткән часть Украинаны азат итү өчен Көньяк фронтка җибәрелә, ә 1944 елны Кырымда каршы ала. Перекоп астындагы сугышлар аерата каты була. Орудие командиры Хаджиев яралана. Әмма пушка расчеты өч немец пулеметын туктатырга өлгерә.

    Аннан соң артиллерия утны каршы яр тирәнлегенә күчерә һәм пехота Чатырлыкның салкын суына ташлана.

    Елистратовның корал расчеты Севастополь өчен барган сугышларда катнаша. Ефрейтор Константин Елистратов әлеге каты сугышлар өчен Баш командующий Иосиф Сталинның Рәхмәт хатын ала. Севастопольне азат иткәннән соң, пушка расчеты Кенигсберг штурмында катнаша.

    Константин Ильич үзенең сугышчан юлын Көнчыгыш Пруссиянең Пиллау шәһәрендә тәмамлый. Шунда күпне күргән 268 363 номерлы пушка үзенең соңгы залпын ясый. Хәзер бу корал Поклон тавында урнашкан Совет армиясе музеенда саклана.

    Константин Елистратов 1967 елда вафат була. Самарада җирләнгән.

     

    Фото: гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: