Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сталинград сугышында катнашкан

    Гавриил Миронов 1916 елда Чуаш Енорускиносы авылында крестьян гаиләсендә туа.

    Балачактан ук хәрби һөнәр белән кызыксына һәм бу өлкәдә шактый уңышларга ирешә. Бөек Ватан сугышын Миронов офицер буларак каршы ала.

     – Кызганыч, әмма ерак туганым хезмәт иткән гаскәрләрне дә, дошманга каршы нинди часть составында көрәшкәнен дә әйтә алмыйм, – дип сөйләде районның мәгариф ветераны Геннадий Якимов. – Аның Бөек Ватан сугышы барышына тамырдан үзгәреш керткән Сталинград һәм Курск дугасындагы сугышларда катнашканын гына беләм.

    Тик моңа кадәр Хасан күле, Халхин-Гол һәм Фин сугышы була. 1941 елның кырыс декабрендә ул Россия башкаласы Мәскәүне яклый. Дәһшәтле сугышлар белән Берлинга кадәр барып җитә. Офицер дошманга каршы канкойгыч сугышларда унбер тапкыр яралана, ике тапкыр контузия ала.

    Бөек Ватан сугышы азагына подполковник Мироновның күкрәген өч Кызыл Йолдыз ордены, 1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, Хәрби Кызыл Байрак ордены һәм һәр солдат өчен иң кадерлесе булган «Батырлык өчен», «Германияне Җиңгән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре бизи.

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, теләсә кайсы офоцер кебек, һөнәре илне яклау булган данлыклы якташыбыз Мироновны төрле хәрби частьләргә билгелиләр.

    Соңгы хезмәт урынында, Липецк шәһәрендә, ул гомеренең ахырына кадәр яши. 2007 елның маенда 85 яшендә, Җиңү бәйрәменә нибары ике көн кала вафат була... .

     

    Фото: архив.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: