Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Савруш төбәге буйлап ”Хәтер альбомы” йөри

“Хәтер альбомы. Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши” дип исемләнгән күчмә күргәзмә район буенча сәяхәтне дәвам итә.

Район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган хәрби тематикага багышланган күргәзмә “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Бу көннәрдә Бөек Җиңү өчен көрәшкән сугыш буыны вәкилләре турындагы тарихи материаллар белән Түбән Савруш халкы таныша.

”Хәтер альбомы. Җиңү һәркемнең йөрәгендә яши” дигән күргәзмә Урмандеево, Савгач авыллары халкында зур кызыксыну уятты. Бу авыллардагы мәдәният йортларында тәкъдим ителгән күргәзмәләр белән халык хуҗалыгы тармаклары ветераннары да, мәктәп укучылары да, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә танышты. Фронтовик якташларыбызның фотосурәтләре белән альбомнар, алар турындагы язмалар беркемне дә битараф калдырмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев