Аксубаево
  • Рус Тат
  • Педагог дипломы белән – фронтка

    Ун сыйныфны тәмамлаганнан соң, Александра финанс институтына укырга керә.

    1940 елда, югары уку йортларында укыган өчен түләү кертелгәч, институттан китә. ВЛКСМ район комитетында эшли, соңрак ВЛКСМ өлкә комитеты каршындагы ике айлык пионер вожатыйлар әзерли торган курсларда укый.

    1941 елның 22 июнендә Александра педагогия училищесында чыгарылыш имтиханнары тапшыра. Бу вакытта Яңа Тимошкино мәктәбендә укытучы булып эшләгәнлектән, үзе теләп фронтка китәргә теләсә дә, аны сугышка алмыйлар.

    1942 елның 14 июнендә кызны шулай да Воронежга хәрәкәттәге армиягә алалар. Зенит гаскәрләрендә хезмәт итәргә өйрәтә башлыйлар. Александра радиотелефонистка булырга әзерләнә. 254 нче зенит-артиллерия полкына телефонист сыйфатында җибәрелә. Воронеж шәһәрендә сугыш чирканчыгы ала, аннан соң Курск астында канкойгыч бәрелешләр була. Курск дугасы сугышларын Александра гомере буена исендә калдыра. Шәһәрне ике көн буена туктаусыз утка тоталар. Бөтен шәһәр тирәсен тар-мар итеп бетерәләр.

    Кызыл армия 500 дошман самолетын бәреп төшерә. Шулай да безнең батарея җимерелә. Өченче көнне генә дошман тынып кала, немец танклары узмый. Александра Петровна контузия ала. Медсанчастьтә дәвалау курслары узганнан соң, 1942 елның ноябрендә Киевка күчерәләр, ул

    Җиңүне шунда каршылый. Сугыштан соң район хәрби комиссариатында эшли. 1951 елның 1 сентябреннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1959 елның ноябрендә анны партиянең Аксубай район комитетына күчерәләр.

    1969 елда Аксубай сигезьеллык мәктәбе коллективын җитәкли. 1970 елда кабаттан балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Өч тапкыр район советы депутаты итеп сайлана. 1947 елдан КПСС әгъзасы. Юбилей медальләре белән бүләкләнгән

     

    Фото: архив.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: