Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Өч сугышны кичкән

Зайцев Владимир Петрович 1914 елда Иске Рус Кармәте аавылында туа.

1936 нчы елда армиягә чакырыла. НКВД гаскәрләрендә хезмәт итә. Шунда ук кече командирлар мәктәбен тәмамлый. Хезмәтен тутырып кайтканнан соң колхоз рәисе булып эшли.

1940 елдан партия әгъзасы, Фин компаниясенә чакырыла. Выборг юнәлешендәге сугышларда взвод командиры буларак катнаша. Тынычлык килешүенә кул куелганнан соң демобилизацияләнә.

Әмма 1941 елның 25 июненнән янәдән фронтка – немецларга каршы көрәшкә китә. 42 нче укчылар полкында, 118 нче укчылар дивизиясе составында Ленинградны саклауда катнаша.

Иске Русса шәһәре янындагы сугышлар вакытында яралана, Горький шәһәренең 2802 нче номерлы госпиталендә дәвалана, аннары 64 нче армиянең миномет бригадасында миномет взводы командиры сыйфатында үзәк фронтта сугыша.

1942 елда Смоленск шәһәрен алганда икенче тапкыр яралана, контузия ала. Мәскәүдә 2847 нче номерлы госпитальдә тернәкләнә. Дәваланганнан соң 1943 елда танк училищесына укырга җибәрелә, аны уңышлы тәмамлый һәм кече лейтенант исемен ала. Беренче Украина фронты составында 84 нче танк дивизиясендә, 267 нче танк полкында СУ-76 командиры булып хезмәт итә. Польшаның көньягын азат итүдә катнаша.

Ә Җиңү көнендә Көнбатыш Украинада бандеровчыларны, Украина милләтчеләрен юк итү буенча операцияләрдә, Көнбатыш Украинада Совет хакимиятен торгызуда катнаша.

Туган ягына 1946 елның августында кайта. Аксубай райфосында инспектор, хисапчы, бистә Советында хисапчы булып эшли.

 

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев