Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өч бертуган сугыштан әйләнеп кайтмый

    Ирле-хатынлы Григорий белән Марфа Миронкиннар гаиләсендә өч егет – Константин, Порфирий һәм Василий дөньяга килә.

    Гаилә башлыгы Григорий Гражданнар сугышында һәлак була. Зур хуҗалык, өч ул һәм бер кыз Марфа Степановна өстендә кала. Заманалар әйтеп бетергесез авыр була. Гаиләнең эшкәртелергә тиешле шәхси кырлары да була.

    Ә мондый эш өчен атлар кирәк. Беркөнне авылга аклар килә һәм куркытып, Миронкиннарның атларын тартып алалар, бары тик яралы ат кына калдыралар. Атны дәвалау өчен тиешле препаратлар да, мазь да булмый.

    Гаилә зур кыенлык белән очын-очка ялгап гомер итә. Бәхетсезлеккә каршы, тиздән хәтта яралы атларын да урлыйлар.

    Балаларга, үзләренең кырларын эшкәртү өчен атлар биреп торган гаиләләрдә бил бөгәргә туры килә.

    Бөек Ватан сугышы башлангач, Марфаның өч улы да фронтка китә. Соңрак Константинның кызы Зинаида искә төшереп сөйләгәннәрдән:

    «Әтине сугышка ничек озатканыбыз исемдә. Ул зәңгәр сатин күлмәктән һәм галоштан иде. Урамда бик күп хатын-кызлар һәм балалар җыелды. Аларның барысы да иратларны фронтка озаттылар. Мин ул көнне аны соңгы тапкыр күргәнемне белмәдем».

    Константин шул ук елны һәлак була, хатыны Мария Радионовна Янилкина, ике кызы кала аның.

    Порфирий сугышка кадәр Мария Ивановнага өйләнә. Никахта ике кыз бала – Зоя һәм Галина туа. Аңа да кызларын үстерү насыйп булмый. Ул 1943 елда Белоруссия җирләре өчен көрәштә һәлак була.

    Василий бала чагыннан белемгә тартылуы белән аерылып тора, күп укый. Сугышка кадәр хәрби училищега укырга кергән була, сугышка да шуннан китә. Ул өлкән лейтенант исеменә кадәр хезмәт итә, взвод командиры була. Тик сугыштан исән-имин әйләнеп кайтырга белеме дә, уңыш та ярдәм итми. Ул Порфирий белән бер елны – 1943 елда һәлак була.

     

    Фото: Инзеровларның гаилә архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: