Аксубаево
  • Рус Тат
  • Лаеклы тормыш юлы узган

    Мосолов Василий Егорович 1920 елда Чуаш АССРның Козловский районында туа.

    Тюрлема авылында урта мәктәп тәмамлый. Укытучы булырга хыяллана.

    Утызынчы елларда завод директоры булып эшләгән әтисе, дошманнарның әләкләве буенча Сталин репрессиясенә дучар була. Уллары әниләре белән кала. Мондый хәлдә «халык дошманы» гаиләсенә бик авырга туры килә. «Халык дошманы» балалары хокуклары кысыла, аларга ышанмыйлар, теләсә нинди сәбәп белән эштән куалар.

    Унҗиде яшьлек егет 1937 елда туган җиреннән ераккарак, күрше республикага китәргә мәҗбүр була, анда аны эчке эшләр органнары эзәрлекли алмый. Шул рәвешле ул безнең районга килеп эләгә. Егет Яңа Мокшино башлангыч мәктәбендә укыта башлый.

    1941 елның июнендә фронтка алына. 1941 - 1942 еллардагы хәрби операцияләрдә катнаша. Ржевск-Вяземский операциясендә Белый шәһәре янында аягы авыр яралана. Ул минометчы булып хезмәт иткән 119 нчы укчылар дивизиясе чолганышка эләгә.

    Блокаданы өзү омтылышлары була, тик уңыш белән тәмамланмый. Чолганыштан бары дивизиянең аерым төркемнәре генә чыга ала.

    Госпитальдә дәваланганнан соң, инвалидлык бирәләр һәм кайтарып җибәрәләр. Фронтовик 1943 елда өенә кайта һәм Яңа Мокшино мәктәбендә мөгаллимлек итә, аның җитәкчесе булып эшли башлый. 40 елдан артык мәктәп җитәкчесе булып тора. Укучылар арасында да, ата-аналар арасында да абруй казана.

    Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә ирешкән уңышлары өчен «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

    1970 елда аңа «ТАССРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Шул уңайдан ТАССРның мәгариф министры М.И. Мәхмүтов аңа котлау хаты юллый:

    «Хөрмәтле Василий Егорович! Сезне чын күңелемнән «ТАССРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелү белән котлыйм. Бу исем сезнең гыйлемле, хезмәт сөючән, үз Ватанын яратучы яшьләр тәрбияләүдәге хезмәтегезгә зур бәя булып тора. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, алга таба иҗади уңышлар телим …»

    Василий Егорович зур җәмәгать эшчәнлеге алып бара, шул исәптән, Яңа Мокшино участок сайлау комиссиясе рәисе буларак, сайлау кампанияләре вакытында да. 1945 елда Симакова Зинаида Ефимовнага өйләнә. Ир белән хатын алты бала тәрбияләп үстерәләр.

    Мосоловларның балалары ил икътисады үсешенә зур өлеш кертәләр. Улларының берсе Вячеслав Мосолов химия белеме концепциясен һәм “Химик анализ нигезләре” һәм ”Сәнәгатьтә химия” программаларын эшләүдә катнашкан. Ул – ике уйлап табу, монографияләр һәм 80нән артык фәнни, фәнни-методик һәм педагогик публикацияләр авторы. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, Түбән Кама химия-технология институтының химия кафедрасы доценты булып эшли.

    1985 елда гаилә Чабаксарга күчеп китә. Анда ветеран-педагог берничә еллар дәвамында Чуаш АССР мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү курсларында дәресләр алып бара.

    Мактаулы укытучы лаеклы гомер юлы узган. Бүген дә Яңа Мокшино авылында Василий Мосолов турында җылы сүзләр белән искә алалар.

     

    Фото: Мосоловлар гаиләсе архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: