Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Константин Лаврентьев Германиядән трофей корабында кайта

Аксубай районында туып-үскән егет бөтен сугышны корабльдә уза, ә аннан соң дөнья тирәли сәяхәттә була.

Безнең редакциягә сугыш ветераны һәм инвалидының улы Константин Прокопьевич, Хәрби-диңгез флоты көне алдыннан әтисе турында сөйләүне үтенеп мөрәҗәгать итте.

– Әтием, Константин Прокопьевич, 1924 елның 1 июнендә Удель-Енорускиносы авылында дөньяга килгән. Унсигез яшьлек егет, 1942 елның августында Аксубай районы хәрби комиссариаты тарафыннан кызыл армиягә чакырыла. Билгеләмә буенча Соловецкий утравында монастырьда урнашкан мәктәпкә курсларга җибәрелә. Шуннан аның дөнья буйлап сәяхәте башлана да инде, – дип сүзен башлады Михаил Лаврентьев.

Берничә кичүдән соң, Константин Прокопьевич 1942 ел ахырында чолганыштагы Ленинградка Балтыйк флотына “Зоркий” корабына җибәрелә, анда ул 1944 елга кадәр электрик булып хезмәт итә.

Җиңүне Кенисбергта каршылый. 1945 елда ул Германиядән Туган иленә «Брест» чик буе транспорты дип аталган трофей корабында кайта.

Өйгә юл берничә елга сузыла – Аурупа аша диңгез юлыннан Урта диңгез, аннан Кара диңгез аша Севастопольга, аннары Туапсега килеп җитә һәм шул рәвешле Константин Лаврентьев бөтен дөньяны күрү бәхетенә ирешә. 1946 елда Суэт каналы аша Владивостокка, Кызыл диңгез, Һинд океаны, Сингапур шәһәре, Тын океан һәм Охото диңгезе.

Константин Лаврентьев хезмәтен Тын океан флотилиясендә Курил утрауларында чикне саклаган «Капсюль» сак корабында дәвам итә. 1949 елда сәламәтлеге буенча СССР Кораллы Көчләре запасына демобилизацияләнә.

Хәрби-Диңгез флотында булган вакытта командованиедән күп санлы Рәхмәт хатлары, шулай ук «Сугышчан батырлык өчен», «Ленинград оборонасы өчен», «Германияне Җиңгән өчен» һәм «Совет армиясе һәм флотына 30 ел» хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

1951 елда кече ватанына кайткач өйләнә, Лаврентьевлар гаиләсендә дүрт ул һәм игезәк кызлар дөньяга килә, малайларның өчесе һәм игезәк кызлар комбайнда әтиләренең ярдәмчеләре булалар.

– Безнең йорт авыл кырыенда иде, барлык комбайнчылар, элеккеге диңгезчеләр безгә килеп күңел ачалар, ә иртән янә кырга эшкә китәләр иде. Һәр елны алар хезмәттәшләре белән, традициягә тугры калып, Хәрби-Диңгез флоты көнен билгеләп үтәләр иде, – дип искә алып сөйләде аның улы Михаил Лаврентьев.

Лаеклы ялга чыкканчы ул комбайнчы булып эшли. Эш дәверендә ул – «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 25 еллыгына», «Хезмәттә аерылып торган өчен» медальләренә, Аксубай районының Мактау грамотасына, ТАССРның Мактау грамотасына һәм республикадан да, шулай ук «Татарстан» колхозы исеменнән дә кыйммәтле бүләкләргә ия була.

– Ул бик тормыш сөючән, теләсә кайсы компаниянең җаны иде, ә балалайкада ничек шәп уйнады! Ул сугыш вакытын искә алып сөйләргә ярата иде. Бигрәк тә минем хәтеремдә әти хезмәт иткән корабның штормга эләгүе, дулкыннарның берничә катлы йорт биеклегендә күтәрелүе, мачтада фонарь сүнүе турында сөйләгәне аерым истә калган. Мондый куркыныч шартларда да ул, гомерен куркыныч астына куеп, фонарьны кабыза алган, – дип уртаклашты Константин Прокопьевичның килене Александра Лаврентьева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев