Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Искекыязлылар сәхнәдә сугыш чоры вакыйгаларын кабаттан торгыздылар

Иске Кыязлы авыл җирлегендә “Барыбыз өчен дә бер Бөек Җиңү” дип исемләнгән проект кысаларында җирлекара эстафета узды.

Мондагы кебек күңелләрне тетрәндергеч мохит, хис-кичерешләргә бай эчтәлекле программа күптән булганы юк иде. Халык мәдәният йортына килеп керүгә, аларны шунда ук Бөек Ватан сугышы мохите чолгап алды: сугыш чоры солдатлары, учак, казанда пешкән ботка.

Бөек Ватан сугышы елларында Иске Кыязлы авылыннан 460 кеше фронтка киткән. Шуларның 220 се, дошманга каршы батырларча көрәшеп, яу кырында һәлак булган.

Сугыш елларын гәүдәләндергән күренеш экранда пәйда булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре, документаль кадрлар белән үрелеп барды. Сценарийны мәдәният йорты мөдире Резидә Юнысова, мәгариф ветераны Мәхтүмә Минсафина һәм китапханәче Мөния Сәгыйтдинова иҗади хезмәттәшлектә бергәләп төзегәннәр.

Проектны сәхнәдә халык театры, һәвәскәр клуб берләшмәләре, «Яшьлек» балалар театр төркеме, «Бәхет» вокал коллективы, хореографик төркем, гармунчылар, кул эшләре осталары берләшмәләре, «Сандугач» вокал төркемендә катнашучылар гамәлгә ашырды. Болар – мәдәният хезмәткәрләре Эльмира Гыйрфанова, Гөлсинә Галиуллина, Иске Кыязлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, мәдәният йорты, бюджет оешмалары, фельдшерлык пункты, социаль хезмәткәрләр. Рифкат Гайнуллин, Раилә Хөсаенова, укучы Айзилә Сираҗиева үз рольләрен актерларга хас талант белән башкардылар.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар сугыш чорының бөтен фаҗигасын, кайгы-хәсрәтне, әрнү-сагышны тамашачыга җиткерделәр, авыл халкының тылда ничек хезмәт куюын һәм Җиңүне ничек көткәнлекләрен күрсәттеләр. Сугыш геройларына багышланган күренешне тамаша кылучылар күз яшьләрен яшереп кала алмадылар.

Программада катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин мөрәҗәгать итте.

– Сез искиткеч зур, игелекле эш башкардыгыз – безне сәхнәдән дәһшәтле сугыш елларында тылда булган вакыйгаларны күз алдына китерергә мәҗбүр иттегез, тарихны яңадан торгыздыгыз, бу хакта безнең һәрберебез истә тотарга һәм яшь буынны сугыш геройлары үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Бу күренешләрне тыныч кына карап булмый, ирексездән күзләргә яшь тыгыла.

Бу кичәдә мәгариф ветераннарының өлкән буын вәкилләре Мөнҗия һәм Әхмәтзыя Моратшиннарны, тыл хезмәтчәне Хөсәен Бәһаветдиновны да хөрмәтләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев