Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Гатауллин Сабир Таһир улы: "Ике ай саклану корылмаларын төзедек"

- Мин 1921 елда Яңа Кармәт авылында туганмын. 1931 елда әти вафат булгач, без, биш бала һәм авыру әни калдык. 14 яшемнән колхозда хезмәт куя башладым. Атлар куучы булып эшләдем, җир сөрдем, тырмаладым, колхоз идарәсендә һәм авыл советында йомышчы булып эшләдем. 1939 елда хисапчы ярдәмчесе булып билгеләделәр. Сугыш башланганын бик яхшы хәтерлим.

1941 елның 22 июне ял көне иде. Аксубайда Сабан туен бәйрәм иттеләр.  Бу көнне иртәнге сәгать 4 тә фашистлар Германиясе илебез чикләрен бәреп керде... Мин 1941елның август азагында мобилизацияләндем. Сентябрь урталарында без Калинин өлкәсенең Осташково шәһәрендә идек. Бу вакытта немецлар 30 километр ераклыкта гына оборона ныгыту өчен туктаганнар иде. Без дә ике ай дәвамында саклану корылмалары төзедек.

Октябрь азагында немецлар кабаттан һөҗүм иттеләр, без чигендек. Мин яраланып, госпитальгә эләктем һәм 4 ай дәваландым. Аннары тулысынча терелгәнчегә кадәр өйгә җибәрделәр. 1942 елның апрелендә Идел елгасы буйлап сузылачак Казан -Ульян- Куйбыш- Сталинград тимер юл төзелешенә мобилизацияләделәр. Аның буенча Сталинградка гаскәрләр һәм сугыш кирәк-яраклары озатырга тиешләр иде.

Кул хезмәте белән 12-13 әр сәгать эшләдек, 500 грамм ипи бирәләр иде. Көненә ике тапкыр аш ашаталар иде, ә ашта берни дә юк диярлек. Кешеләр ябыгып беттеләр, кием-салым бирмиләр, өйдән киткәндәге киемнәр белән эшләдек. «Барысы да – фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дигән лозунг белән эшләдек. Төзелеш тәмамланганнан соң мин 1 нче Украина фронтының зенитчылар частена эләктем.

Безнең тимер юл платформаларында урнаштырылган сугыш кораллары, гаскәрләрне һөҗүмнән саклап, фронтның алгы чигенә кадәр озата иделәр. Безнең полк Киевта торды. Без эшелоннарны Киевтан Тернопольгә, Львовка һәм башка шәһәрләргә озаттык. Немец самолетларының эшелонга һөҗүме вакытында мин аларның берсен бәреп төшердем һәм «Батырлык өчен» медале алдым.

Сталинград янындагы сугышларда мин кабаттан яраландым һәм кабаттан госпитальгә эләктем. Терелгәннән соң, 1944 елның сентябрендә Карелия фронтында сугыштым. Немецларны аннан куганнан соң безне Мурманскка күчерделәр, немецларны аннан Норвегиягә кадәр кудык. Җиңү көнен Мурманск шәһәреннән 150 километр ераклыктагы Петсама шәһәрендә каршы алдым.

9 май көнне иртән иртүк солдатлар һәм офицерларның землянкалардан чыгып салют биргәннәрен күрдек. Өйгә 1945 елның ноябрендә кайттым. Сугыштан соң 30 яшемдә укый башладым. 1965 елда техникумга читтән торып укырга кердем, аны 1970 елда тәмамладым. Колхозда, сельпода хисапчы, район финанс бүлегендә, авыл хуҗалыгы идарәсендә, ПМКда икътисадчы, дуңгызчылык комплексында хисапчы булып эшләдем.
 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев