Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Биографиясе Россия тарихында

Бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган якташ-авылдашның бай биографиясен һәм тормышын Шәүкәт Кәбиров «Безнен генерал» («Наш генерал») китабында бәян итте.

Үзенең хезмәтен ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлады.

Генерал-майор, 1945 елның Җиңү парадында катнашкан Алмас Әдһәмовка багышланган китап Казанда «Приоритет» нәшриятында дөнья күрде.

–Алмас Мәхмүт улына китапны ничек җибәрергә икән дип озак уйладым, – дип сөйли Шәүкәт Галимҗан улы. – Аны Мәскәүгә почта аша җибәрергәме әллә? Тик ветеранның ничек шатлануын үз күзләрем белән күрәсем килде.

Шулай килеп чыга да. Узган атнада Шәүкәт Кәбиров башкалада булып кайтты. Аны Әдһәмовлар гаиләсендә җылы каршы алганнар. Автор генералга китапны шәхсән үзе тапшырган һәм геройга караганда да күбрәк шатлык һәм дулкынлану хисләре кичергән.

Шәүкәт Галимҗан улы 97 яшьлек генералны көр һәм күтәренке кәефтә күрүенә сөенгән. Алмас Мәхмүт улы аңа Җиңүнең 75 еллык юбилеенда нинди котлаулар алуы турында сөйләгән. Пандемия аркасында ул Кызыл мәйданда Парадта катнаша алмаганлыктан, Оборона министрлыгының хәрби оркестры 1945 елның Җиңү парады катнашучысын, ул тормыш иптәше Надежда Ивановна белән яши торган күп фатирлы йортның тәрәзә каршында ук котлаган.

Шәүкәт Кәбиров районга әйләнеп кайткач, аны китап бастыруда иганәче ярдәме күрсәткән район башлыгы Камил Гилманов чакыртып ала. Район җитәкчесе китап авторыннан район, республика һәм ил горурлыгы булган данлыклы якташ белән очрашу мизгелләре турында тәфсилләп сөйләвен сорый.

Шуннан соң башлык үзе дә, телефон аша Алмас Әдһәмов белән элемтәгә кереп, аны Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлаган. Ветеран район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итүенә сөенгән.

– Татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән китап киң катлам укучыларга ошар дип өметләнәсе килә, – ди Шәүкәт Галимҗан улы.

Ә менә Алмас Әдһәмовның электрон бәяләмәсе:

“Китап авторы Әдһәмовлар нәселенең тарихын шулкадәр тирән өйрәнгән ки, кайбер фактларны мин дә белмәгән идем. Рәхмәт!”

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев