Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Без барлык авырлыкларга да чыдадык

Галина Васильевна Жаркова (Перепелова) истәлекләреннән

"Без сугыш башлануы турында әти-әниләрдән белдек. Әти, Жарков Василий Дмитриевич һәм әни, Наталья Васильевна бик дулкынландылар, бу хәбәр турында фикер алыштылар һәм бик борчылдылар. Әмма ул чакта без моның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап та җиткермәдек. Ул вакытта миңа нибары 8 яшь иде.

Сугыш июнь аенда башланды, әти 1941 елның октябрендә фронтка китте, һәм без өчәү: әни, апам Александра һәм мин калдык. Апага 15 яшь иде. Ул метеостанциягә эшкә китте. Әни бөтен көче белән хуҗалыкны тотарга тырышты, Киров исемендәге колхозда эшләде. Иртә таңнан кичкә кадәр эштә була, өйгә арып-талып кайта иде. Безне кайгыртып, сыер, сарыклар асрады. Малларга азыкны үзебез әзерләдек, печәнне чабып, арбага төяп алып кайта идек. Шулай ук урманнан утынны да арба белән тартып ташый идек. 12 яшемнән җәй буена колхозда эшли идем.

Кышны ничек тә исән-имин чыгу өчен бакча (24 сутый) утырттык. Алабута кушып, бәрәңге ипие сала идек. Әнинең эштән кайткан җиренә мин бер чиләк бәрәңгене угычта уып куя идем, кулларым канап бетә иде.

Әтигә фронтта өлкән сержант исеме бирелде. Өчпочмаклы хатларны ул безгә еш җибәрде. Аны әнинең хуҗалыкны ничек алып баруы бик борчыды. Әтиебез бик көчле иде, изге күңелле, без, балаларын бик яратты. Эштән арып-талып кайтса да, мине итәгенә утырта да, без борынгы җырларны җырлый идек. Хатларында ул дошманның тар-мар ителәчәген, фашистларның безнең Россия җирен яулап ала алмаячагы турында яза иде.

Яраткан әтиебездән соңгы хатны без 1942 елның апрелендә алдык. Анда ул әнинең безне, балаларны саклавын, сорап язган иде. Тиздән каты сугыш көтелә, исән булсам, сезгә акча җибәрәм, дип язган иде. Тик Мәскәү янындагы каты сугышларда ул һәлак була. Кызыбыз Ольганың улы, минем оныгым, бабасының каберен тапты.

Әни эштән кайткач, без әтинең һәлак булуы турындагы кара кәгазьне алдык. Аны укыгач, әни хәле бетеп егылды һәм берничә көн тора алмады... . Ул 35 яшендә тол калды. Әмма без сугыш елларының барлык авырлыкларын кичерә алдык.

Беренче сыйныфка мин әти сугышка киткәнче барган булсам, ә инде икенче сыйныфка аннан башка киттем. Өскә кияргә кием юк, әни апа белән икебезгә үзенең итәкләреннән күлмәк тегә иде.

Җәен күбесенчә яланаяк йөрдек, сандалларны бәйрәм өчен сакладык. Көзен һәм язын– чабатада. Аларны әтинең әтисе Дмитрий бабай үрә иде.

Мәктәптә дәфтәр дә, кара да юк, ике кешегә бер әлифба. Караны химик карандаштан ясый идек, аны кечкенә савытларда йөрттек, алар еш кына авып түгелә иде. Китап юллары арасына яза идек. язалар. Дәфтәр бары тик чиста язу өчен генә иде. Кыш көне укытучыбыз Голубева Наталья Ивановна белән мәктәп өчен бөтен сыйныф белән бергә белән арбаларда утын ташый идек.

Күршеләр белән тату яшәдек, әни Ефросинья Вяткина түти белән һәрвакыт бергә булдылар. Бергә печән чаптылар, бергәләп утын әзерләделәр, гөмбәгә йөрделәр. Икенче яктан күршеләребез, Иван һәм Анна Безруковлар балалары белән яшәделәр, тормышлары начар иде, әни аларга ярдәм итте, кайчагында аш кертә, бәрәңге бирә иде.

Ул елларда радио бик сирәк кешедә генә бар иде. Җиңү турындагы хәбәрне ишеткәч, без, балалар “Җиңү!”, “Җиңү!” дип шатланышып сикерештек.

Без ничек бирешмәдекме? Чөнки “кирәк” дигән сүз бар иде. Тылда бөтен эшне башкарырга, хуҗалыкны саклап калырга һәм алып барырга, фронтка ярдәм итәргә кирәк иде, чөнки анда безнең өчен көрәштеләр.

Әнием, Наталья Васильевна, 98 ел тыйнак гомер итте, әтигә булган ярату хисләрен гомере буена саклады. Безнең ярдәмчебез булды, минем балаларымны, оныкларымны һәм оныкчыкларымны тәрбияләшергә ярдәм итте".

Редакциядән: кызганыч, Галина Васильевна берничә ел инде безнең арада юк.

 

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев